Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Лениногорск шәһәре тарихы

Лениногорск шәһәре тарихы

Лениногорск — Татарстан Республикасының көньяк–көнчыгышында, дала Зәй елгасының өске агымында урнашкан шәһәр. Халык саны 61,7 мең кеше. Шәһәргә XVIII гасырда Яңа Письмянка авылы буларак нигез салына, 1951 елдан 1955 елга кадәр шул ук исемдәге эшчеләр бистәсе. 1955 елда Лениногорск шәһәренә әверелә.

Лениногорск тарихы Татарстанда нефть чыгаруның барлыкка килүе, үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Нефть ярдәмендә Лениногорск шәһәре республиканың индустриаль үзәкләренең берсенә әверелә. 

Шулай ук, «Лениногорскнефть» идарәсе, «Лозна» ҖЧҖ, «АвтоСпецОборудование» заводы ААҖ, «Лениногорск механика заводы» ҖЧҖ, «Лениногорск тимер–бетон эшләнмәләр заводы» ААҖ, «ЛСК» ҖЧҖ, «Лениногорск тегү фабрикасы» ААҖ, НПФ «Титан» ҖЧҖ, «Торос молоко» ЯАҖ, «Лениногорск икмәге» ҖЧҖ сәнәгате предприятиеләренең дә роле бик зур.

Лениногорск муниципаль районы территориясе 181272га тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирлекләре – 113953га, шулардан сөрү өчен җир – 74301га, бөртекле культуралар мәйданы – 41000га, азык әзерләү 23516га.

Лениногорск муниципаль районында җитештерү эшчәнлеге алып баралар: җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр – 18, фермер хуҗалыклары – 2, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең шәхси эшкуарлары – 2, крестьян–фермерлык хуҗалыклар – 12 850

Лениногорск шәһәрендә ничә мәктәп? Нинди уку йортлары бар? Балалар өчен нинди түгәрәкләр эшли? М. Хәердинов исемендәге сәнгать мәктәбе, Н. Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе, 60 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, 38 гомуми белем бирү учреждениеләре, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ факультеты, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыка һәм сәнгать педагогия колледжы, Лениногорск политехник колледжы.

Лениногорск — спорт шәһәре. Шәһәр һәм район халкы өчен «Юность» спорткомплексы, «Юбилейный» йөзү бассейны, 60 спорт залы, 10 хоккей тартмасы, 2 чаңгы базасы, 5 шәһәр читендәге ял базасы, 6 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, 1000 урынга исәпләнгән «Нефтьче» Боз сарае, Беренче спорт мәктәбендә җиңел атлетика манежы, «Олимпия резервы» спорт мәктәбе, Трамплиннар комплексы ачылды. Шәһәрдә спортның күп төрләре буенча Бөтенроссия һәм республика ярышлары үткәрелә.

«Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Алый парус» тернәкләндерү үзәге, Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт бар.

Лениногорск Мәдәният сараенда төрледән–төрле чаралар уздырыла. Өлкәннәр катнашында «Ветеран» иҗтимагый үзәк эшли. 

Лениногорскида кайда барырга була? Нинди истәлекле урыннар бар? Туган якны өйрәнү музее, Лениногорск шәһәре Нефть музее, М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы һ.б. Районда 38 авыл мәдәният йорты эшли. Шәһәрдә 16 һәйкәл, районда 47 обелиск, 17 тарихи әһәмияткә ия урыннар урнаштырылган. 

Лениногорск районы — 12 Советлар Союзы Герое, дистәләгән танылган галим һәм сәнгать эшлеклеләренең туган җире. Биредә дөньякүләм танылган татар халкы эшлеклеләре – Габдерәхим Утыз Имәни, Риза Фәхретдин, язучылар Шамил Бикчурин һәм Җәмит Рәхимов яшәгән һәм эшләгән.

Медицина ярдәмен Лениногорск Үзәк район хастаханәсе, Үзәк район хастаханәсе поликлиникасы, Лениногорск медицина-санитар часте, Лениногорск балалар хастаханәсе, Лениногорск бала тудыру йорты, Лениногорск хатын-кызлар консультациясе, Лениногорск стоматология поликлиникасы, Лениногорск ашыгыч медицина ярдәме станциясе, Лениногорск тире-венерология диспансеры, Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры, Лениногорск районы Шөгер район хастаханәсе, Лениногорск районы Иске Куак табиб амбулаториясе.

Лениногорск районы чиста чишмә сулары, минераль чишмәләре һәм күкерт пычрагы белән дан тота. Табигать бүләк иткән байлык «Бәкер» («Бакирово») шифаханәсендә күп авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Шулай ук, шифаханә югары квалификацияле медицина персоналы, уңайлы шартлары белән республикадан читтә яшәүчеләр арасында да киң популярлык казана.

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлык оештырган «Россиянең иң төзек шәһәре» Бөтенроссия конкурсында 2004 елда Лениногорск шәһәре мактаулы дипломга лаек булды, 2005 елда шундый дәрәҗәле смотрда өченче урынны яулады, ә 2006 елда 100 меңнән азрак халкы булган Россиянең иң төзек шәһәрләре арасында икенче урынны алды. 2007 ел нәтиҗәләре буенча Лениногорск шәһәре янә мактаулы диплом белән бүләкләнде һәм икенче категория шәһәрләр арасында «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында җиңүче булды.