Көзен авылларда бакча эшләре тәмамлангач, традиция буенча, халыкны борчыган сорауларны җитәкчеләр, социаль өлкә хезмәткәрләре белән күзгә-күз очрашып, уртага салып хәл итү мөмкинлеге бирүче авыл җыеннары старт ала. Анда, гадәттә, башкарылган эшләргә йомгак ясала, авылның иң авырткан мәсьәләләре карала.
Зур авыллар һәрвакыт диярлек игътибар үзәгендә, ә кечкенәләре һаман арткы планда кала...
Көзен авылларда бакча эшләре тәмамлангач, традиция буенча, халыкны борчыган сорауларны җитәкчеләр, социаль өлкә хезмәткәрләре белән күзгә-күз очрашып, уртага салып хәл итү мөмкинлеге бирүче авыл җыеннары старт ала. Анда, гадәттә, башкарылган эшләргә йомгак ясала, авылның иң авырткан мәсьәләләре карала.
Зур авыллар һәрвакыт диярлек игътибар үзәгендә, ә кечкенәләре һаман арткы планда кала бирүен исәпкә алып, быел әлеге гадәткә бераз үзгәреш керттеләр. Район башлыгы инициативасы белән җыеннар сан ягыннан аз кешеле, берничә йортлы авылларда үткәрелә башлады. Бу, бердән, кечкенә авыллар проблемасы белән танышу һәм халыкка ярдәм итү; икенчедән, мондый авылларда авыл җирлеге башлыкларының эшен активлаштыру максатыннан эшләнә. Ул, үз чиратында, проблемалы авылларны төрле республика программаларына кертергә ярдәм итәчәк.
Авыл җыенының чираттагысы район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева катнашында Глазово авыл җирлегендә үтте. Ул үз эченә өч авыл: Петропавловка, Үрнәк һәм Глазово авылларын берләштерә.
Җыен Петропавловка авылының үзәк тукталышында узды. Ник дигәндә, нәкъ менә бу авылда проблемаларның исәбе-хисабы юк. Авылда бүгенге көндә барлыгы 35-37 кеше яши (пропискадагылар белән 130). Бирегә җыелучыларның күпчелеген өлкән буын тәшкил итә. Авыл халкын борчыган сорауларның берсе - су мәсьәләсе. Биредә яшәүчеләр суны кайсы коедан, кайсы чишмәдән ала. Совет заманында төзелгән каптаж һәм 1973 елда үткәрелгән су линиясе шактый таушалган. Өстәвенә, ул бер урам аша гына үтә. Авыл башлыгы Андрей Трошкин әйтүенчә, «Комводстройсервис» җәмгыяте су системасын җайга салырга вәгъдә иткән булган. Әмма халык алар белән килешү төзергә теләмәгән. Шуңа бу эш һавада «эленеп» калган. Халык исә киресен сөйли: алар килешү төзергә әзер булган, хәтта йортка хәтле һәрберсе су линиясе үткәрү өчен траншея казып куйган, ләкин «Комводстройсервис» хезмәткәрләре эш башламаган, иң элек акча сораган. Нәтиҗәдә, үзара килешә алмыйча, эт-эткә, эт-койрыкка дигәндәй, бер-берсенә сылтап, сусыз утыралар.
Җыенда зур тавыш күтәргән мәсьәләнең икенчесе ут белән бәйле. Биредә өч авылга 16 лампа. Бу һәр авыл очында ут бар, урамнарда юк дигән сүз. Җәен түзәрлек. Әмма караңгы кичләрдә ут булмау кыенлыгы үзен сиздерә. Өстәвенә, Тимәш мәктәбенә йөреп укучы балаларга бер дә рәхәт түгелдер. Надежда Шалдаева бу ситуациядән чыгу юлын табарга вәгъдә итте, һичьюгы энергияне аз сарыф итүче лампалар куеп, утны авыл халкы үзе кабызып-сундереп торырга тиеш булачагын хәбәр итте. Бер йодрык булып яшәгән авыл халкы риза булмыймы соң инде?
Авыллар кече булса да, проблемалары зур. Шушы авылның Московская урамындагы биш йортта газ юк. Алар мичкә утын ягарга мәҗбүр. Заманча технологияләр чәчәк атканда кайбер авылларның газсыз утыруы сәер тоела. Халык кышын юллар чистартылмавына да «зар елады».
- Кыш җитсә, авырмасак ярар иде дип, телибез. Чөнки юллар чистартылмый. «Ашыгыч ярдәм» чакыртсаң, авыл башына хәтле киләләр дә, керә алмыйлар. 40 ка якын температура белән урамнан аяк сөйрәп ала алмаслык кар көртләрен ерып, «Ашыгыч ярдәм» машинасына хәтле үзеңә барырга кала. Ярый ла барып җитә алсаң... Хәлең бетеп егылып, аягыңны сузсаң да белүче юк,-диде 70 яшьлек бер апа. Аның сүзләренә кушылып, бер ана үзе белән булган хәлне сөйләде:
- Узган ел 2 яшьлек улым грипп белән авырды. Өстәвенә, үзем инвалид. Өйдә дәвалап та файдасын күрмәгәч, ахыр чиктә «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Ярый үзәк урам кардан арындырылган иде. Анда кадәр машина керде, ә менә урамнан үзебезгә тәпиләргә туры килде. Нәтиҗәдә, улымның үпкәсенә чак кына суык тими калды, - ди ул. Авыл башлыгы исә урамнар кардан чистартыла, «Йолдыз» хуҗалыгының бу эшкә трактор бирүен әйтте. Үзәк урамның алар ярдәме, ә төп юлның юлчылар көче белән чистартылуы хакында әйткәч, биредә яшәүчеләр дәррәү күтәрелде.
Авыл халкына шәһәргә - кибеткә бару да кыенлык тудыра. 70 яшьтән өлкән апа-абыйлар вак таш ташучы «КамАЗ» йөртүчеләргә акча биреп җибәреп, ипи кайтарттыралар. Элек, атнага бер булса да, кибеткә ипи, тоз, шикәр комы китерелгән. Хәзер анысы да юк. Кибет бар барын, тик ул һәрвакыт бикле. Ә Үрнәктәге кибеткә барырга ара ераграк. Дөрес, Үрнәк авылында хәлләр болай ук мөшкел түгел. Анда кибет тә, фельдшер-акушерлык пункты да бар.
Иң соңгы булып урнашкан Глазово авылында халыкны юллар чистартылмавы, шәһәргә автобус йөрмәве борчый. Үрнәк авылында хәлләр ярыйсы әле. Үрнәктән Глазовога килүче юл чистартыла, ә таудан аска - авылга төшүче юл сирәк чистартыла икән. «Хет күпергә хәтле чистартсалар да, рәхмәтле булыр идек», ди авыл халкы.
Мөмкинлектән файдаланып, Глазовада яшәүче Анастасия Карабаева участковыйга тәртипсез күршеләреннән зарланып алды. Заречная урамы, 3 нче йортта яшәүче бер ханым кышын су кертү нәтиҗәсендә, су торбасы тишелеп, ишегалдын су басуын, кая гына мөрәҗәгать итсә дә, беркемнең бу мәсьәләне хәл итмәвенә борчылды.
Бу авылда яшәргә була әле: иң мөһиме су һәм газ бар. Өч йорт хуҗасы бакчаларында бөртеклеләр һәм чөгендер, бәрәңге үстереп көн күрә. Кайсылары шәһәргә йөреп эшли. Балаларны, алар өч авылга 27әү, Тимәшкә автобус йөртә. Авыл яшәмәслек тә түгел. Табигатьнең иң матур почмагы - агачлар арасына урнашкан. Дача тотучылар да шактый. Андрей Трошкин әйтүенчә, авыл яшьләргә кытлык кичерә. Әлбәттә, әллә ниләр белән өметләндереп, яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге юк-югын. Әмма эшкә кулы ятып торганнарга кайтып, гаилә фермалары җәелдерү мөмкинлеге бар. Авыллар бетә, сүнә дисәләр дә, Глазово авыл җирлеге яшәү өчен тырмаша. Бәлки, җитәкчелек, моң-зарларыбызны ишетеп, уңай якка хәл итсә, авылга яшьләр дә тартылыр иде дигән өмет яшәтә биредәгеләрне.
Нет комментариев