16 октябрь 2012 яңалыклары
-
Борчылырлык мәсьәләләр шактый
Көзен авылларда бакча эшләре тәмамлангач, традиция буенча, халыкны борчыган сорауларны җитәкчеләр, социаль өлкә хезмәткәрләре белән күзгә-күз очрашып, уртага салып хәл итү мөмкинлеге бирүче авыл җыеннары старт ала. Анда, гадәттә, башкарылган эшләргә йомгак ясала, авылның иң авырткан мәсьәләләре карала. Зур авыллар һәрвакыт диярлек игътибар үзәгендә, ә кечкенәләре һаман арткы планда кала...
-
Мәчеткә – укырга
Шәһәребезнең «Ихлас» мәчетендә 5 октябрьдән укулар башланды. Дин нигезләрен өйрәнергә быел 40 кеше теләк белдергән. Дини яктан гыйлемле булырга теләүчеләрнең иң яшенә 20 яшь, иң олысы 70тән өлкәнрәк икән. Шәкертләр ничә ел укуына карап, сыйныфларга бүленә. Аларга гарәп телен төшендерү белән бергә, догалар да өйрәтелә, дини вәгазьләр дә сөйләнә дип,...
-
Экология буенча эзләнүләре өчен
Сугышлы мәктәбенең IX сыйныф укучысы Гүзәл Бикбова «Минем кече Ватаным» республика конкурсында III урын яулаган һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнгән. Министрлык тарафыннан әлеге конкурс ел саен үткәрелә һәм менә быелгысында «Гуманитар-экологик эзләнүләр» номинациясендә безнең район укучысына да бәхет елмайган. Шул ук мәктәпнең биология укытучысы Фәния Әхмәтова...
-
Лениногорскида яңа автобус тукталышлары барлыкка килде
Шәһәрдә дүрт яңа автобус тукталышы пәйда булды. Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев сүзләренчә, якын арада тагын шундый сигез өр-яңа тукталыш урнаштырылачак. Аларны төзү һәм урнаштыру эшләре белән Казанның "РИОСАТ-строй" җәмгыяте шөгыльләнә. Халыкка уңайлы булсын өчен, аларда автобусларның хәрәкәт итү графигы да урнаштырылачак.
-
Мактаулы исем
Һәлакәтләр, авария һәм табигать бәла-казаларын кисәтүдәге һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүдәге казанышлары өчен "Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәте" дәүләт казна учреждениесенең 7 нче (Лениногорск) зона эзләү-коткару отряды башлыгы Сәхапов Салих Вәлирахман улына «Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Игътибар – иң зур бүләк
Өлкәннәр декадасы аралыгында аларга игътибар аеруча зур була. Оешма-предприятие үз ветераннарының хәлен белешә, чәйгә чакыра, бүләкләр өләшеп күңелен күрә. Әлеге бәйрәм "Лениногорскгаз" эксплуатация-производство идарәсендә дә зурлап билгеләп үтелә. Биредә бер генә бәйрәм дә идарә аксакалларыннан башка узмый. Ел да, традиция буенча, өлкәннәр көнендә шунда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар чәй...
-
Намус белән эшли
Кичә полициядә сорау алу хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бу өлкәдә һәр нәрсә белән кызыксынучан, логик фикер йөртә белүче, кырыс, "телсезне" дә сөйләштерә алган кеше генә эшли ала. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсендә эшләүче Радис Йосыпов әнә шундыйларның берсе. Апас районының Болын-Балыкчы авылында туып, Зөя суларында йөзеп, чиләк-чиләк балык...
-
Безнекеләр уңышы
Уфада, Башкортстан Республикасы көне уңаеннан, ике төр ярыш һәм трамплиннан сикерү буенча республика Беренчелеге һәм Ачык чемпионат үтте. Анда безнең якташларыбыз да уңышлы чыгыш ясады. Трамплиннан сикерү буенча Ачык чемпионатта 2001 елгы үсмерләр арасында Марс Садриев III урынны яулады. 1999 - 2000 елгылар арасында Нияз Галиев II урынга лаек булды....
-
Иҗатында милли төсмерләр
Шәһәребездә яшәп иҗат итүче рәссам Мөдәррис Минһаҗевнең исеме газет укучыларыбызга яхшы таныш. Ә аның иҗат җимешләрен карау, соклану бик аз кешегә генә насыйп. Кайбер рәссамнардан аермалы буларак, ул картиналарында төрле темаларны чагылдыра. Аларда аерым кеше образы, табигать, мәчет күренешләре, хайваннар һәм башкалар урын алган. Таныштыру максатыннан, берничә картинасын сезгә дә...
-
Исемең матур, кемнәр куйган...
"Исеме җисеменә бигрәк туры килеп тора бит" дип, сокланырлык затлар аз түгел арабызда. Шундыйларның берсе - хезмәттәшебез, 12 нче лицейның музыка укытучысы Гүзәл Исхак кызы Вәлиуллова. Зеленая Роща авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә ул. Әтисе белән әнисе икесе дә 40 елга якын гомерләрен мәктәпкә, балалар тәрбияләүгә багышлаган гаиләдә үскән кыз...
-
Яхшысы да, яманы да
Куакбаш белән Түбән Чыршылы авылы арасындагы юлны башта бик озак ясамыйча тордылар, аннары ясадылар, ләкин ике арада берничә йөз метр юл ремонтланмыйча калды. Ул шулай тагын күпме торыр икән? Л.Ә. Бу айда су өчен 4 кубометр ОДН килгән. Безнең дүрт кешедән торган гаиләбез айга болай да 8-9 кубометр су куллана....