Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск комбайнчылары 100 мең сумлык премиягә дәгъвалый алалар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында урып-җыюда катнашачак 200 механизаторга 100әр мең сумлык премия бирү турында карар кабул итте. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә. Иң яхшыларын ачыклау өчен министрлык тарафыннан көнлек мониторинг алып барылачак. Конкурста ашлык җыю комбайннарында, үзйөрешле чапкыч техникасында эшләүче механизаторлар катнаша ала. Комбайнга...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында урып-җыюда катнашачак 200 механизаторга 100әр мең сумлык премия бирү турында карар кабул итте. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.

Иң яхшыларын ачыклау өчен министрлык тарафыннан көнлек мониторинг алып барылачак. Конкурста ашлык җыю комбайннарында, үзйөрешле чапкыч техникасында эшләүче механизаторлар катнаша ала. Комбайнга ике механизатор беркетелгән булуы шарт. Комбайннарны егәрлек көченә карап, берничә төркемгә бүләчәкләр.
Безнең район комбайнчылары да яхшы гына күрсәткечләр белән конкурста җиңә алыр, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев