11 август 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды (фотолар)
Лениногорскида "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе узды, беренче сыйныфка баручы 124 малай-кызга уку кирәк-яраклары тутырылган сумка бүләк иттеләр. Быел исә барлыгы 960 лениногорскилы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шәһәрнең Нефть монументы яны гөрләп торды. Беренче сыйныфка баручы балалар белән клоуннар, мультфильм геройлары уйнады, шарлар, татлы мамык сатылды....
-
Лениногорск районында кыр эшләре торышы белән Татарстан Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры танышты (фотолар)
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән шәһәребезгә килгәч, кыр эшләре торышы белән дә танышты. Аны республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов каршы алды. Кырда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде, техникалар да куелган. Аграр предприятиеләр үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Шулай ук авыл башлыклары...
-
Татарстанның бер районында почта хезмәткәре пенсионерларның акчасын урлап яткан
Буа районында почта бүлекчәсе начальнигы пенсионерларның пенсиясен үзләштергән. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, полициягә әлеге кырын эш хакында узган айда билгеле булган. Райондагы авылларның берсендә почта бүлекчәсе начальнигы авылдашларының 478 мең сумнан күбрәк пенсиясен һәм субсидиясен үзләштергән, дип яза "Байрак" газеты. Хәзерге көндә тикшерү бара. Чыганак : http://matbugat.ru/news/?id=19660
-
Карабодайга бәя төшкән
Яңа уңыш өлгерү сәбәпле, күпләп сату базарында карабодайга бәя ике тапкыр төште, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы. "Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең уртача бәя индексы үзгәрү турында"гы идарә тармагы белешмәсендә узган елның августы белән чагыштырганда карабодайга бәя 51,9 процентка төшүе күрсәтелгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. 3 августка җитештерүчеләрнең...
-
Лениногорск комбайнчылары 100 мең сумлык премиягә дәгъвалый алалар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнарында урып-җыюда катнашачак 200 механизаторга 100әр мең сумлык премия бирү турында карар кабул итте. Бу хакта республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә. Иң яхшыларын ачыклау өчен министрлык тарафыннан көнлек мониторинг алып барылачак. Конкурста ашлык җыю комбайннарында, үзйөрешле чапкыч техникасында эшләүче механизаторлар катнаша ала. Комбайнга...
-
Яшь лениногорскилыларга бүген кызыклы чара үтәчәк
Бүген, 11 августта 13.00 сәгатьтә буяулар фестивале узачак, дип хәбәр ителә "Типичный Лениногорск" төркемендә. Әлеге чараны аеруча яшьләр ярата, берничә тапкыр урман паркы территориясендә дә узды. Бу юлы "Шифа" сәүдә үзәге янында була.
-
Лениногорскида "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акцииясе узачак
Ул бүген, 11 августта, Нефть монументы янында уза. Сәгать 15.00дә башлана, беренче сыйныфка баручыларга хәйриячеләр барлык кирәк-ярак тутырылган портфель тапшырачак. Хөрмәтле лениногорскилылар, бәйрәмдә сезне дә катнашырга чакырабыз.
-
В Болгаре пройдет Международный фестиваль средневекового боя
12, 13 августа 2017 года на территории Болгарского музея-заповедника пройдет Международный фестиваль средневекового боя «Великий Болгар». Об этом сообщила пресс-служба Министерства культуры РТ. Зрителям представится возможность окунуться в атмосферу жизни и быта XIV - XV веков. Гости фестиваля смогут увидеть зрелищные сражения воинов Золотой Орды, Руси и Европы. На разных...
-
Татарстанда күп балалы гаиләләр өй туе үткәрә
В Алькеевском районе республики, в деревне Нижние Салманы, состоялась церемония вручения ключей от нового благоустроенного дома семье Мазитовых, в которой воспитываются 8 детей. Корреспонденты ИА «Татар-информ» сообщают, что аналогичное мероприятие прошло на днях и в деревне Татарское Шапкино того же района. Там обладателями нового дома стала семья Лаврентьевых. Всего с...
-
Лениногорскилыларга кара бөҗәкләр һөҗүм итә
"70 яшемә җитеп мондый галәмәтне күргәнем юк иде. Кара төстәге коңгызмы яисә тараканмы ул - белмибез, тик без аларның "һөҗүменә" тарыдык бит әле. Үзләре шундый зур, тавышлары әллә нинди куркыныч. Алар белән ничек көрәшергә дә белмибез", дип шәһәрнең Коммунальников урамында яшәүче Вәсилә Фатыйхова редакциягә шалтыратты. Аның әйтүенчә, кич белән караңгы...
-
Лениногорскилылар, карап алыгыз: мәктәп формаларының өчтән беренең ялган товар булуы ачыкланган
Сарафан һәм итәкләр сыйфатлы булып чыккан. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы белән уздырылган тикшерүдән соң Россия сыйфат хезмәте экспертлары кызлар өчен тегелгән 75 мәктәп формасының 23ендә тукыма сыйфаты факттагыга составка туры килмәвен ачыклаган. Гади генә итеп әйткәндә, кием ялган товар булып чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Тикшерүгә...