Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының тырыш механизаторы

"Восходящая Заря" хуҗалыгы төрле елларда төрле үзгәрешләр кичерде. Инвесторлар, җитәкчеләр еш алышынды. Андый үзгәрешләр продукция җитештерүгә уңай йогынты ясамады. Быелдан биредә яңалык: "Татагролизинг" җәмгыяте әлеге хуҗалыкны үз "канаты астына" алды. Яңа җитәкче билгеләнде, ул - Фәнис Якупов. Җир эшкәртер өчен техникасыз утырып калган хуҗалыкка 11 берәмлек трактор, ике берәмлек комбайн...

"Восходящая Заря" хуҗалыгы төрле елларда төрле үзгәрешләр кичерде. Инвесторлар, җитәкчеләр еш алышынды. Андый үзгәрешләр продукция җитештерүгә уңай йогынты ясамады.
Быелдан биредә яңалык: "Татагролизинг" җәмгыяте әлеге хуҗалыкны үз "канаты астына" алды. Яңа җитәкче билгеләнде, ул - Фәнис Якупов. Җир эшкәртер өчен техникасыз утырып калган хуҗалыкка 11 берәмлек трактор, ике берәмлек комбайн кайтарылды. Терлекчелек биналары ремонтланып, сөтүткәргеч куелды. 2 мең 179 гектар сөрү җирендә бөртеклеләр, мал азыгы культуралары игелде. Фермаларда 470 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 151е - савым сыеры. 9 ай эчендә 260 тонна сөт, 27 тонна ит җитештерелгән.
Зур булмаган хуҗалыкта утызлап кеше эшли. Бер кулга берничә эшне башкарырга туры килә. Алексей Фадеев әнә шундыйлардан. "Төрле техникага утырам, механизатор, шофер эшен алып барам", ди. Яз көне чәчүдә булган, җәй аенда башта мал азыгы, аннары бөртеклеләр ташыган. Күптән түгел машина-трактор паркына мөдир итеп тә билгеләгәннәр үзен. Шулай ук МТЗ тракторы белән дә хуҗалыкта эшли. 17 еллап эш стажы булган механизатор "Нинди генә техникада эшләсәң дә, аны төзек һәм пөхтә йөртергә кирәк" дигән фикердә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев