4 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Ялтау агрофирмасы”нда тырыш кешеләр эшли
"Ялтау агрофирмасы"нда оператор-терлекче булып эшләүче Наталья Миннебева коллективтагы уңай мөнәсәбәт эшчәнлеккә дә уңай йогынты ясый, ди. Ул биредә 5 ел эшли. Шул вакыт эчендә үзен тырыш, намуслы итеп таныткан. Ул корпуста дуңгызлар карый, ашата, эчертә, чисталык өчен һәм баш санын саклау буенча җавап бирә. - 20 көнлек булып киләләр алар...
-
Лениногорск көрәшчеләре икенче-өченче урын алды
Лениногорск көрәшчеләре грек-көрәше буенча республика турнирыннан призлы урыннар алып кайтты.Анда республика шәһәрләреннән 163 көрәшче көч сынашты. Үз үлчәү авырлыгында лениногорскилы Седов Тимофей (тренеры Сафиуллин А.З., Лущиков Р.С.) - икенче, Чатуров Сергей (тренеры Бадыкшанов У.С.) өченче урын алды.
-
Конкурсыбызда яңа катнашучы: Зәй-Каратайдан өч бала әнисе Гөлсинә Мөхәммәтова
Гөлсинә өч баласы - Зәринә, Илүзә һәм Вилданның яраткан, кайгыртучан әнисе
-
Буран нәтиҗәсе: Лениногорскида аварияләр (фотолар)
Бүген район һәм шәһәрдә берничә авария булган. Аның берсе шәһәрнең Девонская урамында килеп чыккан. Уникенче яртыда бер җиңел автомобиль артына икенчесе килеп кергән. көндезге уникедә Лениногорск-Шөгер юлында Тимәш авылыннан ерак түгел ике автомобиль бәрелешкән. Фотодан күренгәнчә, Жигулига нык зарар килгән. Фаҗиганең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр турында әлегә бер мәгълүмат та...
-
Филүс Каһировка 30 яшь тулды(фотолар)
2 ноябрь көнне Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка 30 яшь тулды. "Алтын" тавышка ия булган халкыбызның моңлы җырчысы гомер бәйрәмен якыннары белән Казанда билгеләп үтте. Туган көнем бик күңелле, җанлы, җылы мохиттә узды. Үзебез дә, килгән кунаклар да канәгать калды, рәхәтләнеп күңел ачтык. Кунаклар арасында иҗатташ дусларым һәм остазым, Татарстанның...
-
Бәйгедә яңа катнашучы: Лениногорскидан Рузилә Мавлюдова
Ул кызы Камилә белән төшкән фотоны җибәргән "Җылы, иркә наз- әнидә генә..." дип язып җибәргән алар
-
Лениногорск районының тырыш механизаторы
"Восходящая Заря" хуҗалыгы төрле елларда төрле үзгәрешләр кичерде. Инвесторлар, җитәкчеләр еш алышынды. Андый үзгәрешләр продукция җитештерүгә уңай йогынты ясамады. Быелдан биредә яңалык: "Татагролизинг" җәмгыяте әлеге хуҗалыкны үз "канаты астына" алды. Яңа җитәкче билгеләнде, ул - Фәнис Якупов. Җир эшкәртер өчен техникасыз утырып калган хуҗалыкка 11 берәмлек трактор, ике берәмлек комбайн...
-
Лениногорскида буран котыра (фотолар)
Лениногорскида иртәдән бирле буран котыра. Сездә хәлләр ничек, сайтыбызга фотолар җибәрә аласыз. Аларны вконтактедагы страничкабызга, яисә электрон почтабызга салыгыз:zaman5@yandex.ru
-
Лениногорскида ярминкәгә килүчеләрне буран да куркытмады (фотолар)
Бүген шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Авыллар дәррәү кубып, авыл хуҗалыгы товарларын сатарга килде. Шәһәрлеләр бураннан курыкмыйча иртән үк бирегә килде. Гадәттәгечә, ит, йомырка янында халык күпләп җыелды. Кәбестә үтемле товар булып чыкты. Бал, каз, карабодай, бодай да алып килгән иделәр. Ярминкәгә килүчеләр бәйрәм концерты да...
-
Бүген Лениногорскида буран котыра, иртәгә тынычланырмы?
Интернеттан алган мәгълүматлар буенча, бүген көне буе кар ява, буран булачак. Температура 0, минус 3 градуслар тирәсе. Төнлә белән -2ләр булачак. Иртәгә дә, якшәмбе көнне дә кар явачак. Җил тынычланырга тиеш, диләр. 2-3 градуслар тирәсе салкынлык сакланачак.
-
Район башлыгы бәйрәмнәр белән котлый
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне Кадерле лениногорскилылар! Чын күңелдән сезне әлеге бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Республиканың данлы тарихы, аның традицияләре, уңышлары белән горурланып яшәүче халыкларны берләштерүче бәйрәм бу. Халыклар бердәмлеге көне, чыннан да, халыклар берләшүенең символы һәм тынычлыкка һәм үзара аңлашуга омтылыш булып...
-
"Заман сулышы"нда эшләгән Җәмилә апаны юбилее белән котлыйбыз
Заманында район газетын хәрефләп җыйган, аннан комьютерны беренчеләрдән булып иярләгән кеше ул. Шушы көннәрдә күп еллар "Заман сулышы" редакциясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Җәмилә апа Хәбибуллина үзенең юбилеен билгеләп үтә. Газетны версткалаучы, ягъни бизәүче-матурлаучы булып эшләде ул. Бик күп белә, кызыксына, тиз эшли иде. Ул елларда газетны версткалаучылар арасында республика...