"Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң, авыл хуҗалыгы тармагына, быелдан башлап, дәүләт ярдәме югары сыйфатлы мал азыгы җитештерү белән бәйле булачак" дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов "Зеленогорский" бүлекчәсендә (Зеленая Роща) узган республикакүләм зональ семинар-киңәшмәдә.
Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән районнары авыл хуҗалыгы...
"Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң, авыл хуҗалыгы тармагына, быелдан башлап, дәүләт ярдәме югары сыйфатлы мал азыгы җитештерү белән бәйле булачак" дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов "Зеленогорский" бүлекчәсендә (Зеленая Роща) узган республикакүләм зональ семинар-киңәшмәдә.
Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән районнары авыл хуҗалыгы идарәсе консультантлары, мал табиблары, технологлар, нәсел- селекция эше хезмәте, район ветеринария берләшмәсе начальниклары катнашында узган киңәшмәнең әлеге хуҗалыкта узуы очраклы түгел. Бу хуҗалыкның үрнәк алырлык уңай хезмәт җимешләре шактый. Маллар көр, тук, күп күләмдә сөт савыла, терлекчеләр һәм сыер савучылар югары хезмәт хакы ала, куәтле яңа техникалар белән җир эшкәртелә. Ә бит кайчандыр хуҗалыкның бик авыр хәлдәге вакыты да булган. Бу хакта семинарның пленар өлешендә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов сөйләде. Аның әйтүенчә, бары нефтьчеләр генә килеп, аякка бастырырга булышкан. Хәзерге вакытта бу хуҗалык "Союз-Агро" җәмгыятенең көчле канаты астында. Ул,шулай ук, район авыл хуҗалыгының эшчәнлеге белән таныштырды.
Билгеле булганча, хуҗалыкта төп акча кереме терлекчелектән килә. Шулай булгач, мөгезле эре терлекнең баш санын югалтмыйча, терлекчелек продукциясенең нәтиҗә бирүенә ирешергә кирәк. Әнә шулар хакында Нәҗип Хаҗипов сөйләп узды. "Бары югары сыйфатлы мал азыгы җитештереп кенә, хуҗалыкны саклап калып була. Ә азык сыйфатлы икән, ул турыдан- туры сөттә чагылыш таба", ди ул. Терлекчелек тармагына дәүләт ярдәме югары һәм беренче сортлы сөткә карап кына биреләчәген искәртте.
Министр урынбасары терлекчелек өлкәсендәге агымдагы елның I квартал нәтиҗәләре белән таныштырды. Өч ай эчендә республикада 267 мең тонна сөт җитештерелгән, 88 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән. Мөгезле эре терлекнең баш санын нык киметүче район хуҗалыклары арасында безнең "Йолдыз" җәмгыяте дә бар. «Гомумән, республика буенча сыерларның яшен 4-5 елдан арттырмау күренешен районнарда еш күзәтеп була.
Ә бит аларның продукциялелеге 6-7 тапкыр бозаулаганнан соң гына арта", ди Н. Хаҗипов. Лениногорск районы зонасына керүче барлык районның күрсәткечләре слайд-шоуда күрсәтелеп барды. Димәк, "гөнаһлар" ыңны күршеңнән яшереп калып булмый. Нәтиҗәләргә әйләнеп кайтсак, сөт җитештерүне киметкән хуҗалыклар арасында "Спартак"агрофирмасы", "Чулпан" җәмгыятьләре, Әлмәттән " Чишмә" җәмгыяте чагылды. Бу урында Нәҗип Нәкыйпович Саба, Апас, Әтнә районнарын үрнәк итеп китерде. Анда яңа метод, технологияләр кулланып эш итәләр икән. Сыерларның продукциялелеге буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр арасында "Сатурн-Урал"ны күреп, күңел сөенсә, мөгезле эре терлекнең үлеменә юл куйган хуҗалык- "Чулпан"ны күреп, кәеф кырылды.
Киңәшмә барышында терлекчелек үсешенә кагылышлы сораулар, каты һәм сусыл терлек азыгы әзерләүдә технологик процессларны оештыру мәсьәләләре каралды.
"Зеленогорский" бүлекчәсе комбиазыкны үзе әзерли икән. Әлеге цехның эшчәнлеге белән семинарда катнашучыларны практик өлештә таныштырдылар. Силос, сенаж траншеяларын карап, сыерлар, бозаулар торган терлекчелек комплексларына юнәлделәр. Биредә мөгезле эре терлекне ашату рационы, сөтчелек блогы, лабораториянең эшен карау оештырылган иде. Бар җирдә тәртип, чисталык. Дөрес, семинар булгач, буяу- агарту эшләре ясалган. Ләкин калганнары ничек бар, шулай тәкъдим ителде. Терлекчеләргә дә уңай эш шартлары тудырырга кирәк. Моны күздә тотып, бу хуҗалыкта ферманың бер почмагында ял итү бүлмәсе ясап куйганнар.
Саламны ваклап турый торган техниканың эш барышын күзәткәннән соң, аңа уңай бәя бирелде. Кунаклар машина- трактор паркында мал азыгы әзерләүдә катнашачак техникалар белән танышты. Сүз уңаеннан, Лениногорск районына 2013 елга 48,4 мең тонна азык берәмлеге әзерләү бурычы куелган.
Нет комментариев