Семинар тег белән яңалыклар
-
Яңа Сережкинода терлекчелек буенча семинар узды (фотолар)
"Лениногорская агрофирмасы"ның Яңа Сережкино бүлекчәсендә терлекчелек мәсьәләләренә кагылышлы семинар узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәймарданов, хуҗалыкның зоовет белгечләре, ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты. Илнур Шәймарданов терлекчелек буенча узган елның күрсәткечләренә анализ, нәтиҗә ясады. Күрсәткечләр начар түгел, мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүне 2015 ел белән...
-
Лениногорскига алты районның авыл хуҗалыгы белгечләре җыелды (ФОТОЛАР)
Иске Иштирәк мәдәният йортында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зональ семинар булып узды. Анда Татарстанның көнчыгыш районнары белгечләре катнашты. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үз чыгышында техниканы кышка әзерләүнең үзенчәлекләрен һәм шартларын аңлатып узды. Семинарда катнашучылар "Лениногорская" агрофирмасының тракторларга хезмәт...
-
“Сатурн-Урал”да язгы кыр эшләренә багышланган семинар
«Сатурн-Урал» хуҗалыгы чәчү мәйданнарының зурлыгы буенча районда икенче урынны алып тора. Биредә 7 мең 600 гектардан артык сөрү җире бар. Тиздән аграр предприятиегә орлык агулау буенча яңа машина кайтачак. Бу хакта хуҗалыкта язгы кыр эшләренә багышланган семинарда сөйләштеләр. Быел районда 36 мең 400 гектарда бөртеклеләр чәчеләчәк. Һава торышы уңай торып,...
-
Семинарда лениногорскилылар да катнашты
Җәмгыятебездә коррупция белән көрәш ни хәлдә, үткәрелгән чаралар тиешле нәтиҗәсен бирәме? Көньяк-көнчыгыш массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Бөгелмәдә үткән семинарда сүз әнә шул хакта барды. Тикшерүләр күрсәткәнчә, сораштырылган кешеләрнең күпчелеге коррупция юнәлешендәге мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларыннан ала. Димәк, әлеге золым белән көрәштә нәкъ менә мәгълүмат чараларының әһәмияте зур. Сүз шул ук...
-
Лениногорскиның "Маркс" хуҗалыгында семинар узды
Салкын кыш айларында ничек итеп мал санын саклап калырга, сөт савып алу күләмен киметмичә, мул продукция алуга ирешү хакында "Маркс" хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. Әйтергә кирәк, терлекчелек ел әйләнәсе игътибар сорый торган тармак, ни дисәң дә, хуҗалыкны тотрыклы керем белән тәэмин итә бит. "Маркс" хуҗалыгы хәзерге вакытта мул сөт саву...
-
Лениногорскида зональ семинар үтте
"Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәннән соң, авыл хуҗалыгы тармагына, быелдан башлап, дәүләт ярдәме югары сыйфатлы мал азыгы җитештерү белән бәйле булачак" дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов "Зеленогорский" бүлекчәсендә (Зеленая Роща) узган республикакүләм зональ семинар-киңәшмәдә. Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән районнары авыл хуҗалыгы...
-
Орлыгына карап уңышы
Быел чәчелгән уҗым культуралары 2013 ел уңышының шактый өлешен тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта "Сатурн-Урал" хуҗалыгында "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Таһир Һадиев катнашында узган семинар-киңәшмәдә фикер алыштылар. Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың 24 районыннан авыл хуҗалыгы идарәләренең үсемлекчелек буенча консультантлары һәм "Россельхозцентр"ның районнардагы бүлекчә...
-
Сыерлар да УЗИ үтә
Алда озакка сузылган кыш. Ул терлекләр өчен дә катлаулы чор. Кышка тыныч күңел белән керер өчен җитәрлек күләмдә азык әзерли алдыкмы, сөт саву күрсәткечләре аска тәгәрәмәсме, мал санын саклап калып булырмы? Әнә шул хакта Иске Иштирәк Мәдәният йортында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында...
-
Терлекчелек буенча семинар-киңәшмә
Бүген районда терлекләрне кышлатуны оештыру, терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган зональ семинар-киңәшмә үтә. Аның теоретик өлеше Иске Иштирәк Мәдәният йортында уза, ә практик өлеше Ялтау авылының терлекчелек комплексында. Биредә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкилләр, көньяк-көнчыгыш районнарның терлекчелек буенча белгечләре, ветеринария берләшмәсеннән вәкилләр катнашачак. Семинар турында тулырак...
-
Киләсе ел уңышына нигез бүгеннән салына
Шимбә көнне Лениногорск муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җитәкчелегендә җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булып үтте. Анда республиканың көньяк-көнчыгыштагы 9 районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, баш инженерлар, баш агрономнар килгән иде. Семинарның теоретик өлеше мэриядә узды. Тәлгать Галимҗанович билгеләп үткәнчә,...
-
Бергәләп эшләү кирәк
Наркоманиягә каршы бергәләшеп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп булуы барыбызга да мәгълүм. Тик төрле структураларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген ничек итеп булдырырга? Лениногорскида үткән зональ семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. ТР Иҗтимагый палатасы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы оештырган әлеге чарада республиканың көньяк-көнчыгышындагы унлап районнан иҗтимагый оешма, сәламәтлек саклау учреждениесе, наркоконтроль, хокук...
-
Сәламәт киләчәк өчен
2 нче мәктәптә "Конкуренциягә сәләтле сәламәт буын тәрбияләүдә сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану" дип аталган ведомствоара зональ семинар узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының баш белгече Жанна Соркина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, сәламәтлек саклау учреждениесе, Мәгариф идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Семинарның пленар утырышы...
-
Малларны күз карасыдай саклыйлар
Терлекләр ничек кышлату чорын узган? Уңай якка үзгәрешләр бармы? Бу хакта Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар, ветеринария белгечләре бергә "Маркс" җәмгыятендә җыелып, киңәшләштеләр, семинар уздырылды. Монда шәһәр һәм район башлыгы рәгать Хөсәенов катнашып, һәр мәсьәлә буенча үз фикерен белдерде. Семинарны Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев алып барды....
-
Хәстәрен алдан күргән хуҗалыклар отар
Язгы чәчү кампаниясе башланыр алдыннан хуҗалык җитәкчеләре белән бергә җыелышып, техника паркында семинар үткәрү гадәте бар. Аның быелгысы "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятенең Урдалы бүлекчәсендә шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында, Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев җитәкчелегендә узды. Хезмәтне саклауга тиешле игътибар җитмәү сәбәпле, республика иң соңгылар рәтенә кергән. Шунлыктан, Татарстан...
-
Мамадышта – семинарда
Авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре Мамадыш районы Түбән Ушма авылында республика семинарында катнашып кайтты. Әлеге семинар Татарстан агропромышленность комплексының 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм агымдагы елда авыл хуҗалыгында җитештерүне оештыруга багышланган иде. Катнашучылар терлекчелек комплексын, яңа техникалар карады, 100 баш савым сыерына төзелеп, эшләп килүче гаилә фермасы белән танышып, тәҗрибә...