Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Нәтиҗәләр безне сөендерә

Безнең район үзенчәлекле, ул "Татарстан нефте" эпохасы башланып киткән легендар Ромашкин чыганагы белән танылган. Төбәгебездә нефть табыла башлагач, өр-яңа шәһәр салына. Анда яшәгән халыкны азык-төлек белән тәэмин итәр өчен сөтчелек комплекслары, дуңгыз фермасы, кошчылык фабрикасы төзелә. 1992 елгы реформалар башлану белән, базар икътисадны үзенә кирәгенчә төзер дигән өметләр була. Ләкин...

Безнең район үзенчәлекле, ул "Татарстан нефте" эпохасы башланып киткән легендар Ромашкин чыганагы белән танылган. Төбәгебездә нефть табыла башлагач, өр-яңа шәһәр салына. Анда яшәгән халыкны азык-төлек белән тәэмин итәр өчен сөтчелек комплекслары, дуңгыз фермасы, кошчылык фабрикасы төзелә.


1992 елгы реформалар башлану белән, базар икътисадны үзенә кирәгенчә төзер дигән өметләр була. Ләкин алар акланмый: авыл хуҗалыгы өчен авыр вакытлар башлана. Кырыс базар мөнәсәбәтләреннән бигрәк тә, эре терлекчелек комплекслары зыян күрде. Район җитәкчелеге зур тырышлык белән дуңгыз комплексын, кошчылык фабрикасын саклап калды. Кызганыч ки, зур чыгымлы икътисади мөнәсәбәтләр сөтчелек комплексларын ликвидацияләүгә китерде.
2007 елда күп кенә хуҗалыкларда эш хакы түләү буенча катлаулы хәл килеп туа. Хуҗалыкларның кредит буенча бурычлары үсә, производство күрсәткечләре түбән тәгәри. Җитәкчелек икътисади яктан көчле хуҗалыкларны берләштерергә, дигән карар кабул итә: Иске Куак, Иске Иштирәк, Сережкино хуҗалыкларындагы дуңгыз комплексы, комбикорма заводы, Урдалы, Керкәле, Шөгер, Яңа Иштирәк, Мичурин белән кушыла. Башка юл булмый. Сигез хуҗалык "Лениногорье" дигән бер предприятиегә берләшә. Продукция җитештерүне арттыру өчен капитал салулар кирәк була, чөнки шул чакта гына квалификацияле эшчеләрне эшкә тартырга мөмкин.
2010 елның февралендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов предприятиеләрне икътисади яктан күтәрү өчен "Татагролизинг"ны тарту кирәклеге турында карар кабул итә.
2011 елда 30 ел туктап торганнан соң Лениногорск районында шикәр чөгендере һәм бәрәңге утыртыла башлый, көнбагыш чәчелә, "Ялтау" сөтчелек комплексы эксплуатациягә кертелә, производство күрсәткечләре арта. "Татагролизинг"ның генераль директоры Л.Зиннәтуллин җитәкчелегендә һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Таһирҗанов ярдәме белән "Лениногорская"агрофирмасы" барлыкка килә.
Бүген без әлеге агрофирма эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләрен ясый алабыз һәм алар безне сөендерә. Ул республика җитәкчелеге кабул иткән карарның дөрес һәм үзвакытында булуын раслый. Уңай нәтиҗәләрне түбәндәге саннар исбатлый: бүген тулаем продукция алу, 1994 елдагы бәяләр белән чагыштырганда, ике тапкырга артты: 8,6 миллион сумнан 15,8 миллион сумга кадәр җитте. Позитив үсеш күз алдында. Әлеге уңай үзгәрешләр һәм һәрвакыт булышып торулары өчен районыбыз халкы аграр министр Марат Әхмәтов һәм аның командасына чиксез рәхмәтле.
Терлекчеләр тарафыннан быелгы бурычлар үтәлерлек дәрәҗәдә: азык җитәрлек әзерләнде - 43 мең тонна сенаж, 17 мең тонна силос салынды, 8 мең тонна печән җыелды. Безгә бары тик тырышлык һәм үҗәтлек кенә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуќалыгы