18 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Дамир Миңнебаев: «Күрсәткечләр – эшебез нәтиҗәсе»
Бүгенге көндә безнең районның авыл хуҗалыгы тармагы ничек көн итә, нинди күрсәткечләргә ирешкән? Шул уңайдан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев белән сөйләштек. - Дамир Фирдәвесович, терлекчелек тармагын алыйк әле. Быелның 8 ае эчендә нинди күрсәткечләргә ирештегез? - Терлекчелек тармагы ел әйләнәсендә игътибар үзәгендә. Сөт тапшыру - кассага...
-
«Маркс» алдынгылыкны бирми
Районда әлеге хуҗалык беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен һәм урып-җыюны тәмамлады. Гомумән, аның алдынгылар рәтендә баруына ияләштек, бугай. Алар турында сүз чыгуга "Булдыралар, эшли белеп эшлиләр", - диләр. Сүзем "Маркс" (Куакбаш авылы) хуҗалыгы турында. Әлеге предприятие бернинди инвесторсыз, үз хисабына яши һәм, әйтергә кирәк, эшләре дә тулы көчкә бара. Хуҗалыкта...
-
Аграр комплекста – заманча технологияләр
Казанда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче "Эколидер", "Кеше һәм табигать" конкурсларының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге конкурсларның "Агропромышленность комплексында заманча инновацион экологик технологияләрне кертүе өчен" номинациясендә "Ялтау"агрофирмасы" җәмгыяте генераль директоры Наил Залаков җиңүчеләр исемлегенә керде. Ул Диплом һәм статуэтка белән бүләкләнде.
-
Нәтиҗәләр безне сөендерә
Безнең район үзенчәлекле, ул "Татарстан нефте" эпохасы башланып киткән легендар Ромашкин чыганагы белән танылган. Төбәгебездә нефть табыла башлагач, өр-яңа шәһәр салына. Анда яшәгән халыкны азык-төлек белән тәэмин итәр өчен сөтчелек комплекслары, дуңгыз фермасы, кошчылык фабрикасы төзелә. 1992 елгы реформалар башлану белән, базар икътисадны үзенә кирәгенчә төзер дигән өметләр була. Ләкин...