Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сыерларның баш санын саклап калган республика авыллары исемлегендә безнекеләр дә бар

Татарстанда соңгы ике елда сыерлар саны сизелерлек арткан. 2016-2017 елларда республикада сыерлар исәбе 2000гә күбәйгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. Татарстан хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының, шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү законы нигезендә, субсидияләр...

Татарстанда соңгы ике елда сыерлар саны сизелерлек арткан. 2016-2017 елларда республикада сыерлар исәбе 2000гә күбәйгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

  • Татарстан хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының, шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү законы нигезендә, субсидияләр бирелә һәм башка чаралар күрелә. Шул программалар ярдәмендә, 2 ел эчендә сыер саны 2000нән артыгракка ишәйде, - ди урынбасар.

Сыерларның баш санын саклап кала алган авыл җирлекләре түбәндәгеләр: Югары Яке (Актаныш), Лебедино (Алексеевск), Елхово (Әлмәт), Урта Балтай (Апас), Яңа Кенәр (Арча), Өзем (Әтнә), Александровское (Баулы), Чепья (Балтач), Подгорный (Бөгелмә), Канаш (Югары Ослан), Городищинск (Чүпрәле), Күгеш (Зәй), Надеждино (Кайбыч), Красновидово (Кама Тамагы), Чура, Зур Сәрдек (Кукмара), Мичурин, Кирлегәч (Лениногорск), Шәмәк (Мамадыш), Шәңгәлче (Түбән Кама), Тимерлек (Нурлат), Котлы Бөкәш (Балык Бистәсе), Килдебәк (Саба), Урта Йорткүл (Спас), Олы Тархан (Тәтеш), Иске Абдул (Тукай), Иске Җөри (Теләче), Иске Котыш (Чирмешән), Мөслим (Чистай) авыл җирлекләре.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

фото: http://www.breslev.co.il/filesupload/mediacenter/tracksplayer/3217.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев