28 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты
Вакытлы матбугатта Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда бәйрәмгә Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат чыккан иде. Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сишәмбе көнне Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Андрей Емельянов җиткерде. "Сүз дә юк, балалар...
-
Татарстанда сигез сыер урлап, Башкортстанга сатканнар
Актаныш районының Түбән Яхшый авылы янындагы киртәле абзардан сигез сыерны урлап алып китеп, күрше республикага сатып җибәргәннәр. Бу хакта Татарстан полициясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Полицейскийлар ачыклаганча, 27 яшьлек ферма хезмәткәре һәм аның 25 яшьлек энесе көтүчеләргә сигез сыерны башка фермага караган күршедәге көтүлеккә куып алып китәргә кушкан. Шуннан соң...
-
Татарстанда урыны белән бераз кар явачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 29 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -4-9, көндез максималь температура - 0..-5 градус булачак Казанда иртәгә төнлә явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Җил көчле түгел. Минималь...
-
Югалган студент мәетен тапканнар
Түбән Камада берничә көн элек югалган 16 яшьлек студентның мәетен тапканнар. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Евгений Суриковның югалуы турында әти-әнисе полициягә, уллары укудан кайтмагач, 25 ноябрь көнне гариза биргән. Полиция хезмәткәрләре егетне экстрен хезмәт хезмәткәрләре һәм волонтерлар...
-
Алабуга районы кешесе, Мәскәүдә бомба куйдым, дип полициягә хәбәр иткән
Алабуга районының Танайка авылы кешесе 20 тонналы термик төшле бомба ясавын һәм хәзер шартлаткыч Мәскәүдә булып, шәһәр халкын кичекмәстән эвакуацияләргә кирәк, дип җиткергән. Полициядә әлеге сигналның кайдан килүен ачыклаганнар. Ачыкланганча, билгесез кеше Алабуга районының Танайка авылында урнашкан таксофоннан шалтыраткан. Полиция хезмәткәрләре Танайка авылының 33 яшьлек кешесен тоткарлаган. Аның психик авырулы...
-
БДИда яңа технология
"Рособрнадзор" БДИ җавапларын Интернетта оператив урнаштыруда гаепле укучыны билгеләргә мөмкинлек бирүче технология эшләгән. Ведомство вәкилләре раславынча, Интернетта еш кына «ялган» җаваплар пәйда була. Экспертлар белдерүенчә, мәктәп укучыларына БДИ җавапларын Интернетта урнаштырган өчен аларның имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылачагын аңлатырга кирәк. "Рособрнадзор" идарәсе белдерүенчә, контроль-үлчәм материалларын эшләү һәм формалаштыру технологиясе әлеге материаллар...
-
Сыерларның баш санын саклап калган республика авыллары исемлегендә безнекеләр дә бар
Татарстанда соңгы ике елда сыерлар саны сизелерлек арткан. 2016-2017 елларда республикада сыерлар исәбе 2000гә күбәйгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте. Татарстан хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының, шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү законы нигезендә, субсидияләр...
-
Лениногорскида кичә булган янгын турында өстәмә мәгълүмат (фотолар)
Кичә Лениногорскида Шашин урамы 66нчы йортта чыккан янгында 56 яшьлек ир һәлак була. Янгын ванна бүлмәсендә чыга. Коткаручылар 90 яшьлек әбине һәм 60 яшҗлек улын эвакуцияли. Хәзер алар хастаханәдә. Янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тарту вакытында саксызлык. чыганак: Kazanfirst.ru фотолар: "Лениногорск-информ"нан алынды фотолар: https://vk.com/gorod_leninogorsk
-
КҮРШЕ ШӘҺӘРДӘ 56 БАЛА ПЕДОФИЛ КОРБАНЫ БУЛГАН: СӘБӘП - ИНТЕРНЕТТА САКСЫЗ АРАЛАШУ
Әлмәт кешесе социаль челтәрдә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай исеменнән ике ялган бит ача. Алар исеменнән балалар белән аралаша башлый. 33 яшьлек ирдән барлыгы 56 бала зыян күрә, алар арасында 51 кыз һәм 5 малай була, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей...
-
Лениногорск хуҗабикәләре, “4 минут” рулеты пешерәбез
3 йомырка, 4 әр аш кашыгы коры сөт, он һәм су, 0, 5 бал калагы чәй содасы, кайнатма. Тугланган йомыркага коры сөт, суда эретелгән чәй содасы, он салып болгатырга. Камыр куе каймак сыман булырга тиеш. Камырны майланган табага агызып, 4 минут пешерергә. Коржга кайнатма ягып, рулет итеп төрергә. https://vk.com/tatarshlari
-
Лениногорскилылар, "Заман сулышы"на арзаннан язылып калыгыз
1 - 10 декабрьдә "Заман сулышы" газетына арзанракка язылып булачак. Бу мөмкинлек "Подписка декадасы" кысаларында бирелә. Әлеге чорда сез "Заман сулышы"на 609 сум 30 тиенгә языла аласыз. 11 декабрьдән бәясе кабат 660 сум булачак.
-
Россиядә тәмәке бәясе 140 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин
Россиядә тәмәке бәясе артырга мөмкин, дип яза «Известия». Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы сигаретларны минималь ваклап сату бәясен билгеләячәк. Хәзерге вакытта әлеге планка билгесез булып кала. Әмма бер кап тәмәкенең хакы 100 сумнан 140 сумга кадәр артуы ихтимал, диелә хәбәрдә. Тәмәке продукциясенә минималь ваклап сату бәясен билгеләүне РФ Финанс министрлыгы...
-
Лениногорск трамплинчылары беренче һәм икенче урыннар яулады (фото)
26 ноябрь көнне Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча бөтенроссия ярышлары узды. Анда катнашырга Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм республикларыннан 33 спортчы килгән иде. Ярышларда лениногорск егетләре уңышлы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә безнең очучы чаңгычылар ике призлы урын алды. Данил Садреев җиңүче булды, Нияз Галиев - II урын яулады.
-
Лениногорск пенсионерлары экскурсиядә булып кайтты (фото)
Лениногорскидан бер төркем пенсионерлар Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Раифа монастыренда экскурсиядә булып кайтты. Бик ошатканнар, экскурсияне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтләрен белдерәләр. Аерым алганда, район башкарма коимитеты җитәкчесе Наил Залаков, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, "Яшьлек" спорткомлексы директоры Ленар Шакировка рәхмәтләрен җиткерәләр. Экскурсиядә булучылар "Россия Пенсионерлары союзы"...
-
Бензин һәм дизель бәяләре ел ахырына кадәр артмаячак
Ноябрь ахырына барлык нефть компанияләре дә диярлек Санкт-Петербург товар-чимал биржасында бензин сатуны арттырырга планлаштырган иде. Бензин һәм дизель бәяләре ел ахырына кадәр артмаячак, дип яза «Известия». Ноябрь ахырына барлык нефть компанияләре дә диярлек Санкт-Петербург товар-чимал биржасында бензин сату күләмен - 7, ә дизель хакын 20 процентка арттырырга планлаштырган иде. Шул...