Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Ялтау агрофирмасы”нда тырыш кешеләр эшли

"Ялтау агрофирмасы"нда оператор-терлекче булып эшләүче Наталья Миннебева коллективтагы уңай мөнәсәбәт эшчәнлеккә дә уңай йогынты ясый, ди. Ул биредә 5 ел эшли. Шул вакыт эчендә үзен тырыш, намуслы итеп таныткан. Ул корпуста дуңгызлар карый, ашата, эчертә, чисталык өчен һәм баш санын саклау буенча җавап бирә. - 20 көнлек булып киләләр алар...

"Ялтау агрофирмасы"нда оператор-терлекче булып эшләүче Наталья Миннебева коллективтагы уңай мөнәсәбәт эшчәнлеккә дә уңай йогынты ясый, ди.


Ул биредә 5 ел эшли. Шул вакыт эчендә үзен тырыш, намуслы итеп таныткан. Ул корпуста дуңгызлар карый, ашата, эчертә, чисталык өчен һәм баш санын саклау буенча җавап бирә.
- 20 көнлек булып киләләр алар безгә. 40 көнгә кадәр карап, тәрбия күрсәтәбез. Нәкъ бала караган кебек. Ә чучкалар үзләренә карата игътибарны сизә, аларга азыкның чистасы, тәмлесе кирәк. Фураж салганнан соң су эчертәбез, ягъни икесен бергә катнаштырып бирелә. Дуңгызның тәүлеклек артымы 500 граммнан артык була. Хезмәт хакы да шуңа, артымга бәйле бит. Ике сменада эшлибез, мин үзем якында гына торам, ә хезмәттәшләрем эшкә вахта белән йөри. Душ эшләп тора. Җитәкчелек янына сорау белән керсәң, аннан уңай җавап аласың. Җылы атмосфера булганга, эшебез дә алга барадыр, - ди ул.
"Ялтау агрофирмасы" көньяк-көнчыгыш төбәктә дуңгыз ите белән тәэмин итүче эре җәмгыять. 150гә якын хезмәткәр бер команда булып эшли. Хезмәт дисциплинасы да тиешле дәрәҗәгә куелган, матди ярдәм күрсәтелә. Ветераннар да онытылмый, үзләренә карата хөрмәтне тоялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев