Мөселман дөньясында изге рамазан ае башланды. Мөселман халкы аны көтеп, шатланып каршы алды. Ураза җәйге айларга 30 елга бер генә туры килә икән бит.
Шушы изге айда табигатьнең иң тыныч урынына урнашкан Юлтимер авылына кергәндә, күзем тал-тирәкләр артындагы калкулыкка төште. Чү, ни дип язылган соң бу тау битенә? Хәрефләре тигез,...
Мөселман дөньясында изге рамазан ае башланды. Мөселман халкы аны көтеп, шатланып каршы алды. Ураза җәйге айларга 30 елга бер генә туры килә икән бит.
Шушы изге айда табигатьнең иң тыныч урынына урнашкан Юлтимер авылына кергәндә, күзем тал-тирәкләр артындагы калкулыкка төште. Чү, ни дип язылган соң бу тау битенә? Хәрефләре тигез, матур, әллә каян күренеп, үзенә җәлеп итеп тора: "Аллаһы әкбәр!". Мәгънәсен соңрак белдем: "Газиз Аллабыз бердәнбер". Нинди изге сүзләр... Әлеге сүзләрне һәрбер юлчыга күренерлек урынга язган кешенең эшенә якыннан карап соклану нияте белән, әйләнгеч юлдан изге сүзләр язылган җиргә килдем. Якынга килгәч, таштан түшәп язылган хәрефләрнең зурлыгына исем китте. Ул ерактан гына кечкенә булып күренә икән. Сөбеханалла!!!
Бер хәрефне язарга гына да күпме таш һәм көч кирәк булгандыр. Чиста күңел, изге уй, көчле беләкле кеше генә башкара ала, минемчә, бу зур хезмәтне... Ә ташларны тирә-яктан җыйган булсалар кирәк. Чөнки әйләнә-тирәдә кыр күзгә күренеп ташлардан арынган. Язылган изге сүзләрнең ак буяу белән буялуы да тикмәгә генә түгелдер. Чөнки ак төс - чисталык, изгелек билгесе ул.
Тау битенә изге сүзләрне язган кешенең чын мөселман кешесе, Аллаһы Тәгаләгә ышанучы, изгелек орлыкларын башкалар күңеленә чәчә белүче булганлыгына шигем юк иде минем бу мизгелдә. Кешеләргә иман нуры иңсен, Ходай Тәгаләгә якынайсак иде, дигән теләк белән кылынган саваплы эш барыбызга да үрнәк булырлык бит, җәмәгать.
Авылдан ерак юлга чыгып китүче һәр юлчы "Аллаһы әкбәр" - "Газиз Аллабыз бердәнбер" дигән сүзне укыса, Ходай Тәгалә бу юлчыга фәрештәләрен ияртеп җибәреп, алар аны хәвеф-хәтәрдән саклап калыр, дигән уйлар килде башыма.
Республиканың аграр министры Марат Әхмәтов Татарстан кырларын әйләнеп чыкканнан соң уздырылган киңәшмә-семинарда безнең районда икмәкнең мул булачагына ишарә ясады. Ә мул уңышның нигезе - авыл эшчәннәренең тырышлыгына һәм табигать шартларына да нык бәйләнгән бит.
Кылган догаларыбыз, менә шундый эшләребез, районыбызда соңгы елларда гомердә булмаган мул, афәтсез яңгырлар изге эшләргә Ходай Тәгаләнең җавабы түгелме икән? Дини тәгълиматларда: "Газиз Аллабыз безнең бер яхшы адымга, ун адым ясый", - дип юкка гына әйтелмәгәндер.
Тау битеннән төшеп, кабат юлга чыктым. Изге сүзләрне фоторәсемгә төшердем. Искиткеч зур хезмәт куйган тырыш кешенең эшенә куанып, аңа сәламәтлек теләдем. Изге сүзләрнең мәгънәсен кат-кат күңелемнән кабатлап, Юлтимер авылының изге почмагы белән саубуллаштым.
Нет комментариев