7 август 2012 яңалыклары
-
Бергәләп күңел ачыйк
Бүгеннән шәһәрдә "Ишегалды бәйрәмнәре" башланып китә. Белгәнегезчә, уен-көлке, җыр-моңнан тыш, төрле хезмәт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә булачак. Шуңа эшегезне алдан планлаштырып, бәйрәмдә катнашу җаен карагыз. ТОСС номеры Үткәрү вакыты һәм сәгате Үткәрү урыны 3 8 августта, 16.00 сәгатьтә Широкая урамы, 36 "А" йорт 5 9 августта, 17.00 сәгатьтә Свобода...
-
Тау битендәге сүзләр
Мөселман дөньясында изге рамазан ае башланды. Мөселман халкы аны көтеп, шатланып каршы алды. Ураза җәйге айларга 30 елга бер генә туры килә икән бит. Шушы изге айда табигатьнең иң тыныч урынына урнашкан Юлтимер авылына кергәндә, күзем тал-тирәкләр артындагы калкулыкка төште. Чү, ни дип язылган соң бу тау битенә? Хәрефләре тигез,...
-
Чүп яндырма, учак якма
Фаразларга карасаң, кызу һәм коры көннәр август урталарына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, бу көннәрдә ут-күздән саклану беренче урында торырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, 18 июльдән районда махсус янгынга каршы режим кертелү турында карар кабул ителгән иде. Аның буенча гражданнарга, аеруча транспорт белән урманнарга керү тыела. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кырларны...
-
Ашыгу – кеше гомерен чикли
Кешенең күп вакыты юлда үтә. Җәяүлеме ул, яисә транспортка утырып йөриме - барыбер, тик һәрвакыт дөнья ыгы-зыгысында кайный. Ә безне юлда нәрсә көтә? Монысын Ходай гына белә. Кайвакыт машинага утырып чыгып киткән кешенең өенә, якыннары янына әйләнеп кайтмавы да бар. 30 июльдә Бөгелмә - Лениногорск юлында сәгать тугызлар тирәсендә юл-транспорт...
-
Ничек мин эшмәкәр булдым?
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән 18 ел эчендә төрле вакыт булды. Егылып-торып, яңадан алга үрмәләргә туры килгән чаклар да бар иде. Ләкин бирешмәдем, үзсүзләнеп һаман алга атладым. Авырлыкларга бирешмәвемә кечкенәдән эшләп үсүемнең дә тәэсире булмый калмагандыр. Мин Тукмак авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Әти иртә үлеп, әни алты бала белән калды. Һәм без,...
-
Безнең газчылар җиңде
Әлмәт шәһәрендә газчылар арасында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Анда барлыгы "Әлмәтгаз", "Бөгелмәгаз", "Лениногорскгаз", "Нурлатгаз" һәм "Әлмәт магистраль газүткәргечләр производство идарәсе" спортчыларыннан җыелган 5 команда катнашты. "Лениногорскгаз" идарәсе мондый төр зона ярышларында ел саен катнашса да, быел тәүге тапкыр көндәшләрен җиңеп, I урынга чыга алды. Хәзер спортчылар сентябрь ае башында...
-
Сәбәбе – саксызлык
Узган атнада шәһәр һәм районда 7 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Шуларның өчесендә бина һәм корылмалар, дүртесендә чүплек, чүп-чар, үлән янган. 4 августта, мәсәлән, районыбызның бер авылында сарай яна. Хуҗаларның 3 тонна печәне янып бетә. Янгын сүндерү инспекторлары хәбәр иткәнчә, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
-
Авыл баласына эш җитәрлек
Җәйге ялының күпчелек өлешен авылда балалар эш белән үткәрә. Әти-әнисенә йорт тирәсендә булыша, печән вакытында катнаша. Ә инде урак өсте җиткәч, төп көчнең берсенә әверелә, кемдер ындыр табагында эшләсә, икенче берәүләр комбайнчы ярдәмчесе була. "Сатурн-Урал" җәмгыятенең (Сарабиккол) ашлык амбарында бер төркем мәктәп баласының арыш төяп торуын күргәч, үземнең ындыр табагында...