Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Әти, әни, мин – үрнәк җәяүле

«Җәяүлеләр бик күп. Аларны хөрмәт итәргә кирәк», -дип язган сатирик язучылар Ильф һәм Петров. Әйе, алар бик күп, ләкин һәрберсе дә хөрмәткә лаекмы соң? Ә машина йөртүчеләр? Көннән-көн азынып чабучылар арасында үз балаларының тормышларын чүпкә дә санамаучылар бихисап түгелмени? Хәзер телевизорны күпчелек халык кабызырга да куркадыр кебек. Һәркөнне юл фаҗигасе,...

«Җәяүлеләр бик күп. Аларны хөрмәт итәргә кирәк», -дип язган сатирик язучылар Ильф һәм Петров. Әйе, алар бик күп, ләкин һәрберсе дә хөрмәткә лаекмы соң?


Ә машина йөртүчеләр? Көннән-көн азынып чабучылар арасында үз балаларының тормышларын чүпкә дә санамаучылар бихисап түгелмени? Хәзер телевизорны күпчелек халык кабызырга да куркадыр кебек. Һәркөнне юл фаҗигасе, һәр көнне дистәләрчә үлем... «Кем гаепле?» - дигән була депутатлар да, ил башлыклары да. Бу сорауга җавапны үзләренә үк бирсәк була торгандыр, минемчә. Ник, чын мәгънәсендә, юл кагыйдәләрен чынлап торып, үзләрендә җаваплылык хисе тоеп, һәр пунктын үзләштермичә йөртү хокукы (права) бирәләр икән? Мин күп яшьләрне беләм, «Хәзер аны сатып алу - чүп чыгару белән бер», -дип мактанганнарын ишетеп торам. Әйе, акчаң гына булсын, һәр нәрсә хәзер сатыла, хәтта намус дигән күркәм сыйфат та.
«Балык башыннан чери», -ди безнең халык. Ата-аналарны күзаллап әйтүем бу. Балаларга үрнәк булырга тиешле әниләребез балаларын акыртып, елата-елата юл аркылы чыга. Әй, ашыккан булалар, ә күбесе эшләми, югыйсә. Күреп торам, без инде иртәнге зарядкага әзерләнәбез, алар кага-суга дигәндәй, баласын бакчага кертеп чыга да, телевизор яки компьютерга кереп «чума». Эшләүче аналар сабыйларын назлап-көйләп иртән иртүк тапшыра.
Без, тәрбиячеләр, үз нәүбәтебездә, аларга юл кагыйдәләрен дә өйрәтәбез. Балаларга бу кагыйдәләрне үтәү никадәр мөһим икәнен аңлатып, аларны иртән кочаклап-сөеп каршы алабыз. Ә алар безгә: «Әни машина узганын көтеп тормады, тизрәк йөгертеп алып чыкты», ди. Ә инде иртән каккалап-суккалап та алып килгәч, баланың көне буе кәефсез йөргәне билгеле.
Шуларның барысын да күзаллап, безнең балалар бакчасында махсус викторина үткәрелде. Анда «Җәяүлеләр» һәм «Машина йөртүчеләр» дип исемләнгән ике команда катнашты. Шунысын әйтеп үтәсе килә, һәр як та әйбәт әзерләнгән иде. Шуңа да актив гаиләләр исемлеген атап үтми мөмкин түгел. Зурлар төркеменнән - Гәрәев, Гыйльметдинов, Мукаев, Кудряшов, Андреев, Соловьевлар булса, мәктәпкә әзерлек төркеменнән - Давыдов, Дмитриев, Вафин, Вахитовлар бер-берсенә «юл бирде»ләр диясе килә. Алып баручы Ильмира Тагибова тагын бер кат үзенең итагатьле, матур итеп оештыручы булуын исбатлады. Рольләрне уйнаучылар (О.Гайфетдинова, А.Гайнетдинова) балалар белән дә, тамашачылар белән дә тыгыз бәйләнештә булды. Шуңа да викторинаның һәр минуты кызыклы, файдалы һәм җанлы узды. Бу уен бәйрәм төсен алсын өчен, әлбәттә, музыка да яңгырарга тиеш. Балалар бакчасы музыка белгече Гөлнара Хәсәншина яхшы музыкант буларак, уенны матур һәм күңелле җырлар белән баетып торды. Уен ахырында сүз «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе» Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахмановага бирелде. Ул балаларның һәрвакыт шулай юл кагыйдәләрен үтәвен, ә ата-аналарга балаларына, чын мәгънәдә, үрнәк җәяүле булып калуларын теләде. «Юлларыгыз һәрвакыт кайгы-хәсрәтсез, имин узсын, һәр көнегез уңышлы һәм шатлыклы булсын», -диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машина