Машина тег белән яңалыклар
-
Үзебездә җитештерелгән машиналарга 150 мең сум ташлама ясарга тәкъдим иткәннәр
Биредә сүз, 2010-2018 еллардагы кебек, утильләштерү программасын гамәлгә кертү турында сүз бара. Россиядә үзебездә җитештерелгән машиналарны сатып алучыларга ташламаларны арттыруны тәкъдим иткәннәр. “Руслом.ком” ассоциациясе шудый тәкъдим белән чыккан. Бу идея Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юлланган да инде.
-
Машина йөртүчеләргә март аеннан яңа штрафлар кертелә
Диагностика картасына ия булу таләп ителсә дә, техосмотр узмаган йөртүчеләргә 2 мең сум күләмендә штраф каралган.
-
Чаллыда өр-яңа чит ил машинасы янып, көл булган (ФОТО)
Бүген төнлә Чаллы шәһәре бистәләренең берсендә янгын чыккан. Бактың исә, күпкатлы йорт янындагы машиналарның берсе янып, көлгә әверелгән икән. Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. Әлеге гадәттән тыш хәл төнге 01.00 тирәсендә килеп чыккан. Яна торган машинаны күргән кешеләр шундук тиешле оешмаларга хәбәр иткән. Янгын чыгуның төп сәбәбе -...
-
Лениногорскида гараж эчендә машина янган
Бүген көндезге 12ләрдә янгын сүндерүчеләр телефонына шәһәребезнең Гагарин урамында бер йорт янәшәсендәге гаражда машина януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр аны тиз арада сүндерә, зыян күрүчеләр юк, диелгән МЧС сайтында. Социаль челтәрләрдә пәйда булган мәгълүматлар буенча, гараж Гагарин урамы, 17 нче йорт белән әлеге йортта урнашкан даруханә (элекке дәүләт даруханәсе)арасында...
-
Татарстанлылар үзебезнең машинаны сайлый
Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республикада LADA автомобильләре иң сатыла торган машиналар булып танылган. Гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда барлыгы 3,3 мең LADA сатылган, икенче урында - KIA маркасы (3,1 мең), өченчедә - Renault (2,1 мең). Ә Казанда иң популяр модель KIA Rio икән, башкала халкы унбер ай эчендә шундый 2.2...
-
Лениногорскиның өч авыл җирлеге машиналы булды
Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Безнең районнан әлеге бәхеткә Зәй-Каратай, Ивановка һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыклары ия...
-
Машина йөртү таныклыгын алу кыенлаша
Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Әлеге үзгәрешләр Россиянең Эчке эшләр министрлыгында яклау тапкан инде... Хәтерләсәгез, машина йөртүчеләрнең белемен күтәрү белән бәйле реформа Россиядә якынча ике ел элек башланып киткән иде. Аның максаты - юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү...
-
Артистлар машина алыштыра!
Беркөнне Казан үзәге буйлап машина белән барганда, янәшәмдәге машинага күзем төште. Карасам - руль артында җырчы Азат Фазлыев! Тагын машинасын алыштырган! Бу юлы Skoda Octavia машинасының асфальт төсендәгесен һәм яңартылган моделен алган. - Бу - бишенче машинам. Иң беренче машинам 99лы иде. Аннары 12нче маркалы лада машинасы алдым, аннан соң...
-
Машина тәрәзәсеннән чүп ыргытсаң 5 - 10 мең штраф түләтергә мөмкиннәр
Якын арада шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасында каралырга да мөмкин, кайбер депутатлар шундый тәкъдим белән чыккан инде. - Машина тәрәзәсеннән чүп яки башка берәр предмет ыргыткан өчен административ җаваплылыкка тартырга кирәк, - ди канун проектын әзерләгән депутат. - Машина хәрәкәт итәме, туктап торамы - барыбер. Андыйларга 5-10 мең сум...
-
Лениногорск районында мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә
Күптән түгел Лениногорск районы Иске Шөгер авылының Вахитов урамында, кичке сәгать 20.00ләр тирәсендә мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте тигез булмаган борылышта була. 1963 елгы ир-ат «Днепр-11» мотоциклында каршы юлга чыга һәм «ВАЗ-211440» җиңел машина йөртүче 1978 елгы хатын-кыз белән турыдан-туры бәрелешә. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Мотоцикл хуҗасы гына төрле...
-
Бер ир машинасы белән суга баткан
Бернинди хәбәр хәтере булмаган ир-атны бер атна эзлиләр. Бу хәл Лаеш районы Левашово бистәсендә була. Ир 4 августта ук югалган була. Туганнары, волонтерлар һәм полиция аны озак эзли. Машина эзләре аның су астына киткәнен күрсәтә. Соңыннан 6 метр тирәнлектәге су астыннан аны табып алалар. Салон эчендә ир дә була. Тикшерү...
-
Машина яндыручыларны кулга алганнар
30 һәм 44 яшьләрдәге ике ир-атның, моңа кадәр дә гаепләре булган. Бу юлы исә алар кылган гамәлләре өчен закон нигезендә җавап тотачаклар. Кичә иртәнге сәгатьтә Чаллыда берәүнең машинасына ут төртәләр. Хуҗа кеше башта ни булганын аңламый. Ишегалдына йөгереп чыгып, янгынны сүндергәннән соң, шикле әйберләр, шырпы һәм бензин савыты табып ала....
-
Шәһәрдә берәү машинасыз калган
Лениногорскилы берәү кредитын түләмәгән өчен машинасыз калган, дип хәбәр итә суд приставлары Федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе. А.ның 500 мең күләмендә түләнмәгән кредиты бар. Яшәү урыны башта билгесез була, ләкин җиңел автомобиле бар икәнен белеп, суд приставлары тарафыннан транспорт чарасын тоткарларга дигән карар чыгарыла. Бу хакта ЮХИДИгә дә хәбәр ителә....
-
Җиңел машина бәясе тагын арткан
Кулланылышта булган җиңел машина бәяләре 28 %ка арткан. Автомобиль базарына кагылышлы мәгълүмат туплаучы агентлык узган елгы бәяләр белән чагыштырып, шундый саннар китерә. Бәяләрне чагыштыру өчен берничә популяр машина маркасына тукталу да җитә. 2014 елда "Ford Focus" 480-500 мең сум тирәсенә сатылса, быел инде алар 612 мең сум чамасы бәяләнә. Россия...
-
Лениногорскида бер машинага ут капкан
14 гыйнварда көндезге уннар тирәсендә шәһәребезнең Промышленная урамында йөреп барганда җиңел машина яна башлый. Автомобиль белән идарә итүче ир-ат төтен исен сизеп, машинасын туктата, ә бераздан ялкын күренә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын телләре машинаны тулысынча чорнап алган була. Хәзерге вакытта аның сәбәбен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итә бүлек инспекторлары.