Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Туган көн

Бүген минем туган көн Кунак килә торган көн! Әни мине күршеләргә Кертеп куя торган көн! Клара Булатова Әлеге шигырь юлларын миңа танышым күрсәтте. Ул: "Безнең дә шуңа охшаш вакыт булган иде", -диде. Бәлки, кайберәүләр тулай торакта яшәүне аңламыйлардыр, безгә шунда яшәргә туры килде. Ирем белән икебезнең әле яшь чаклар. Шулай...

Бүген минем туган көн
Кунак килә торган көн!
Әни мине күршеләргә
Кертеп куя торган көн!
Клара Булатова
Әлеге шигырь юлларын миңа танышым күрсәтте. Ул: "Безнең дә шуңа охшаш вакыт булган иде", -диде. Бәлки, кайберәүләр тулай торакта яшәүне аңламыйлардыр, безгә шунда яшәргә туры килде.

Ирем белән икебезнең әле яшь чаклар. Шулай да тормыш корып җибәреп, йорт җиткерү дигән максат белән яшибез. Бер киңәш-табыш булмасмы дип, улыбызның ике яше тулган көне уңаеннан, дусларны чакырдык. Алар буш килмәгән: хатыннары - кәнфит, торт, ирләре - исерткеч эчемлек алган. Кич утыра башладык. Сыралы табын янында йөрмәсен дип, кечкенә улымны гомуми кухняга чыгардым, берничә уенчыгын да янына куйдым. Анда плитәләр, сандык, ящик, банка һәм башка кирәк-яраклар. Кунакларны хөрмәтләгән арада тиз генә улымны барлап керәм. Туган көне язның беренче аенда. Ул тәрәзә аша ябалак-ябалак кар яуганны күзәтә. Кухня шыксыз, салкын. Башлык, итек, тунын кидереп куйдым. Бүлмәдә табын гөрли. Тормыш иптәшем җайлап кына каян җир алу, ничек нигез корып җибәрү турында кызыксына. Кәефләнеп алган иптәшләре: "Әйе, әйе, тормыш авыр" дигән булып, йә зарланалар, йә мактанып куялар. Күбрәк солдат хезмәтендә булган чакларын искә алалар, мәзәкләр сөйлиләр. Колак чите белән сүзләрен тыңлыйм.
Кухняга тәлинкә, кашык юарга чыкканда, нәни улым чүп чиләге кырыена чүгәләгән иде. Салкын бармакларын сөрткәләп алдым да, өстәлдән берничә кисәк колбаса чыгарып тоттырдым. Бүлмәдә җылы, кунаклар шәп кәефтә. Елмаеп-көлеп, сый-нигъмәт тәкъдим итәбез, киләчәк турында сүз кузгатмакчы булабыз. "Әйдәгез, җырлап алыйк әле, бүген ял итәбез", дип иремнең гармунда уйнавын тыңлыйлар. Ялт кына кухняга омтылам. Улым өшегән, асты, чалбар балаклары юешләнгән, битараф кына сандык янына утырган, күзләре ярым-йомык. Бүлмәгә кереп чәй тәкъдим иттем: "Килүегез өчен рәхмәт, күңелле булды",- дидем. Алар таралышуга ирем улымны итәгенә алып сөйде, битләреннән үпте. Юындырып, җылы урынга йокларга салганда: "Бүтән беркайчан да баланың туган көнен болай уздырмам", дип сүз бирдем. Иншалла, һәр елны бүлмәне шарлар белән бизәп, балалар чакырып, тәмле ризыклар белән үткәрдек.
"Туган көнем - җәй уртасында", - диде икенче танышым. Ничә яшьтә булуымны төгәл хәтерләмим, бәлки 6-7 яшьтәдер. Иртән әни: "Кызым, тор, бүген синең туган көнең, тәбрик итәм. Без әтиең, абыйларың белән утын әзерләргә урманга китәбез, бәбкә-чебешләрне карарсың", диде. Моңсу булып китте. Йорт тирәсендә чебешләр белән мавыгып көнне башладым. Әзрәк арыгач, сүлпән генә өйгә кереп карават читенә утырдым. Шунда кинәттән балтырны чеметтеләр. Сискәнеп китеп аска карадым. Аннан шырык-шырык көлеп, минем яшьтәш - күрше малайлары килеп чыкты. "Туган көнең белән!" - диделәр. Җептән бушаган кәтүк, шырпы кабы, түгәрәкләп кискән сабын һәм будыргыч (резинка) кисәкләреннән машина ясаганнар. Шырпыга ураган нәзек резинканы әкренләп җибәргәч, ул кузгалып китеп бераз бара. Малайлар шундый шат. "Үзебез уйлап чыгардык, тагын ясыйбыз, монысы сиңа",- диделәр. Көне буе шул уенчык белән мәш килдек. Кичке якта ишегалдына хуш исле каен, имән агачлары кайтарып бушаттылар. Без - балалар, бүрәнәләр өстендә сикерештек, яңа киселгән урыннарын сыйпап карадык. Талчыккан урман кисүчеләр өйгә үттеләр. Әни ипи, йомыркалар алып безгә бирде: "Куян күчтәнәче, сыйланыгыз", диде. Миңа кыр чәчәкләреннән җыйнак гөлләмә сузды. "Туган көнең котлы булсын, кызым", дип чәчләремнән сыйпады. Искиткеч рәхәт булды. Никадәр арыган булса да, әни безне аерым өстәлгә утыртып, кайнар коймак белән сыйлады. Якты истәлек булып калды.
Балачактагы хатирәләр тирән эз калдырып уела. Шуңа да күпчелек әти-әни бала туар алдыннан ук аның бәйрәмен зурлап үткәрүне алдан билгеләп куя. Сабыеңны кочагыңа алып: "Синең туган көнең безнең өчен иң кадерле бәйрәм", дип ярату, дусларын чакыру - шатлыклы вакыйга ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бђйрђм