15 март 2012 яңалыклары
-
Куакбашта хоккей бәйрәме
Шушы көннәрдә Куакбаш мәктәбе хоккей мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм авыл яшьләренең җыелма командасы «Штурм» белән «Лениногорскнефть» идарәсенең җыелма «Алга» командалары очрашты. Март аеның гадәти булмаган салкыны хоккейчыларны да, боздагы тамашаны күзәтергә килгән җанатарларны да куркытмады. Уенның беренче мизгелләреннән үк Алмаз Әбүзәр улы Сабирҗанов җитәкчелегендәге «Штурм» командасы егетләре инициативаны үз кулларына...
-
Эчү яхшыга илтми
27 февральдә шәһәр суды рәисе Э.Шәйдуллин һәм дәүләт гаепләүчесе П.Гринь рәислегендә А.Ермолаевка каршы җинаять эше тикшерелде. Менә тагын чираттагы "аракы бәйрәме" дә күңелсез тәмамлана. Суд эскәмиясендә - бертуган абыйсын үтергән җинаятьче В.Куринов. Ул Писмәндә ялгызы гына яшәгән. Хатынын җирләгәннән соң, бик каты эчә башлаган. Өендә булган барлык әйберне сатып, аракы...
-
Закон – һәркем өчен бер
Прокуратура тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында кайбер эш бирүчеләрнең хезмәткәрләреннән акчалата штраф түләтү очраклары ачыкланды. Әлеге гамәлләр законсыз рәвештә башкарыла. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 192 нче маддәсе нигезендә, тәртип бозган өчен җавапка тартуның кисәтү, шелтә белдерү һәм эштән азат итү кебек төрләре каралган. Хезмәткәр тәртип бозган очракта, эш бирүче аңардан язмача...
-
Котдус ЮНЫСОВ: “Эштә кыенлыклар булырга тиеш”
Шөгер күптармаклы производство предприятиесе коммуналь хезмәтләрне ялсыз, көн-төн димичә, намус белән башкара. Райондагы балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, Мәдәният йорты, хастаханә кебек социаль өлкә объектлары - барысы да алар карамагында. Җылылык, су белән тәэмин итү, котельныйларны төзек хәлдә тоту, суүткәргеч-канализация хуҗалыгын чистарту, урамнарны чүп-чардан арындыру, яшелләндерү сыман эшнең исәбе-хисабы юк. Предприятие...
-
Шахмат турниры
2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шахмат буенча "Ак ладья" клубы призына республика беренчелеге үтте. Анда Әлмәт, Яшел Үзән, Баулы, Актаныш, Җәлил һәм Лениногорск уенчылары катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча, Әлмәтнең 2 нче мәктәп укучылары чемпион исемен алды. Көмеш һәм бронза медальгә Яшел Үзәннән 3 нче гимназия һәм 9 нчы...
-
ЮХИДИ кисәтә
2012 елның 1 апреленнән Дәүләт автоинспекциясенең административ тәртип бозуларны теркәү программасы яңартылу сәбәпле, терминал, Интернет челтәрендә штраф түләү турында мәгълүматларның югалып торуы мөмкин. Шуңа күрә административ штраф түләгән документны түләү моментыннан соң,2 ел буена (РФ административ тәртип бозу Кодексының 31.9 маддәсе) сакларга киңәш ителә. Бу, үз чиратында, килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны...
-
Яңадан кыш
Кыш китәргә теләми: суык, буран, кар ява. Соңгы 2-3 көндә урамнарда кар көртләре пәйда булды. Коммуналь хуҗалыклар юлларны чистартырга өлгерми, Кыш бабай тагын кар өеп китә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсенең рәсми сайтына ышансаң, киләсе атнада 3 - 4 градуска хәтле җылытачак. Бәлки, март ахырында яз килер инде.
-
Юл иминлеген – кечкенәдән
"Җиләккәй" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме нәниләре белән "Юллар имин, адымнар нык булсын" дип аталган конкурс үтте. "Балалар конкурста бик теләп катнашты. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тирәнәйтте, сорауларга җавап бирде, уеннарда катнашты", - дип хәбәр итә 26 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре.
-
Әкият дөньясына – сәяхәткә
Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә 6 нчы мәктәпнең I сыйныф укучылары белән очрашу узды. Ул француз балалар язучысы Шарль Перроның әкиятләре буенча сәяхәт формасында үтте. Сәяхәт барышында беренчеләр язучы турындагы белемнәрен тирәнәйтте. Балалар өчен иң күңеллесе "Красная шапочка" курчак театры булды.
-
Авыл яшьләре спектакль куя
Күптән түгел Кирлегәч авылы Мәдәният йортында авыл яшьләре катнашында "Җенле Җәмилә" дигән спектакль күрсәтелде. Аны клубның сәнгать җитәкчесе Гөлфия Шиһапова әзерләгән. Бүләк Солтанова, Ренат Шәвәлиев, Минзилә Вәлирахманова, Рәмзия Җиангирова, Равил Мокыймов, Марат Сибгатуллинның оста итеп уйнауларын тамашачы җылы кабул иткән.
-
«Үлемне кайда саталар, хәбәр ит»
19 марттан 29на хәтле Лениногорск муниципаль районында "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең беренче этабы уза. Аның барышында барлык ярдәмгә мохтаҗларга белгеч киңәше, мәгълүмати ярдәм алу мөмкинлеге тудырыла. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә табиб-наркологлар, психологлар, балалар һәм яшьләр белән эшләүче белгечләр, "Ышаныч телефоны" буенча эшләүчеләр барысы да ярдәм күрсәтергә әзер....
-
Язгы боз ястык калынлыгы түгел
Көннәр әкренләп җылытуга барганда, елга-күлләрдә, сулыкларда боз катламы эри башлый. Шунлыктан, боз өстендә йөрү кеше тормышы өчен куркыныч тудыра. Андый вакытта бозга кереп йөрергә кирәкми дә. Әгәр дә инде берәр хәл була калса, боз астына төшеп киткән очракта, үз-үзеңне коткару юнәлешендә кайбер киңәшләрне дә истә тотыгыз: - баш белән суга...
-
Күңел җылысын биреп
Аның үзе ясаган муенса, беләзек, алка, мәрҗәннәрен күргәч, сокланудан телсез калдым. Төрле ташлардан, металл һәм сәйләннән зәвык белән ясалган матурлык аксессуарларын күбрәк иртәнге якта иҗат итә икән Резедә ханым. Куллары башкаларныкыннан аерылып та тормый югыйсә, әмма һәр эшен караган саен, гаҗәпләнеп, кулыннан энҗе тама дип әйтәсе килә. Пенсиядә булуына карамастан,...
-
Җырлап үткән гомер
Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарлар яз башын матур кичә белән каршы алдылар. 5 мартта шәһәр филармониясе бинасында халкыбызның яраткан җырчысы Асия Җиһангированың 55 яшьлек юбилеена һәм 25 еллык иҗат эшчәнлегенә багышлангын "Үтми торчы, гомер!" дигән иҗат кичәсе булды. Асия Хәй кызы 25 ел инде туган җиреннән читтә яшәсә дә, көй-моңнарыбызга тугрылыклы...
-
Туган көн
Бүген минем туган көн Кунак килә торган көн! Әни мине күршеләргә Кертеп куя торган көн! Клара Булатова Әлеге шигырь юлларын миңа танышым күрсәтте. Ул: "Безнең дә шуңа охшаш вакыт булган иде", -диде. Бәлки, кайберәүләр тулай торакта яшәүне аңламыйлардыр, безгә шунда яшәргә туры килде. Ирем белән икебезнең әле яшь чаклар. Шулай...