Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Җырлап үткән гомер

Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарлар яз башын матур кичә белән каршы алдылар. 5 мартта шәһәр филармониясе бинасында халкыбызның яраткан җырчысы Асия Җиһангированың 55 яшьлек юбилеена һәм 25 еллык иҗат эшчәнлегенә багышлангын "Үтми торчы, гомер!" дигән иҗат кичәсе булды. Асия Хәй кызы 25 ел инде туган җиреннән читтә яшәсә дә, көй-моңнарыбызга тугрылыклы...

Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татарлар яз башын матур кичә белән каршы алдылар. 5 мартта шәһәр филармониясе бинасында халкыбызның яраткан җырчысы Асия Җиһангированың 55 яшьлек юбилеена һәм 25 еллык иҗат эшчәнлегенә багышлангын "Үтми торчы, гомер!" дигән иҗат кичәсе булды.

Асия Хәй кызы 25 ел инде туган җиреннән читтә яшәсә дә, көй-моңнарыбызга тугрылыклы калган милләттәшләребезнең берсе. Ә моң аңа әнисе сөте белән һәм Лениногорск районы Сугышлы авылының Шушма суларыннан күчкәндер. Магнитогорскида ул 25 ел торак-комуналь хуҗалыгында эшли, хәзер кассир хезмәтен башкара. Шул еллар эчендә кем генә булып эшләмәгән дә, нинди генә җырлар җырламаган. Икесен бергә алып барырга, ике баласын да берүзе тәрбияләп үстерергә вакыт та, көч тә тапкан. "Һәрвакыт эшемне җиренә җиткереп эшләргә тырыштым, арыгында, сагышланганда җырлап ял иттем, күңел юанычы таптым", - ди ул.
Бу кичәдә дә ул шатланып, рухланып, туйганчы, күкрәк тутырып, ике баянга кушылып җырлады. Аңа кечкенәдән җыр- моң сеңдереп үскән, бүген сәхнәбезнең күрке булган кызы Гөлнара да кушылды: дәртләнеп җырлады, өздереп биеде. Чынлап та Асия ханым балаларыннан уңды. Бу кичәгә дип гаиләсе белән Мәскәүдән кайткан улы, үз янында яшәүче кызы, ике оныгы әниләренә, әбиләренә матур сүзләрен кызганмадылар, аңа теләкләрен, алсу гөлләрен бүләк иттеләр. 25 ел бергә кайгыны да, шатлыкны да уртаклашкан сәхнәдәш дуслары Мәдинә Нагаева, Сәйдә Әхмәтова, Нурия Хәлиуллина, Рәшидә һәм Рафаэль Муртазин, Шамил Әхмәтшин, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Гайсина һәм "Сөмбелә" ансамбле Асия ханымның нурлы йөзенә карап җыр белән кадерле сүзләрен җиткерделәр.
Тантанага килгән Халыклар дуслыгы йорты директоры Максим Викторович Шарыгин, автономиябез рәисе Кадиминур Минсалих улы Таһиров, Асия ханым эшләгән оешма вәкилләре дә җылы сүзләрен һәм рәхмәт хисләрен кызганмадылар. Шәһәребездә татар мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга керткән шәхси хезмәте өчен Асия Җиһангирова шәһәр депутатлар Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу бәйрәм Асия ханымның, аның якыннарының, дусларының гына бәйрәме булмады, гомумән татар моңына гашыйк кешеләр бәйрәме булды. Бәйрәм ахырында тамашачылар юбилярны аягүрә басып алкышладылар һәм бу алкышлар залга гына сыймыйча, аның туган ягына Сугышлы болыннарына барып тоташа сыман тоелды. "Их, Сугышлы халкына да күрсәтәсе иде аларның талантлы кызларын", -
дигән уй да миңа тынгылык бирмәде. Лениногорск якларыннан килгән ике сеңлесе дә апалары белән горурланып утырганнардыр. "Казан артистларыннан да арттырдыгыз", - диделәр тамашачылар. Алай ук булмаса да, Асия ханым үзе дә, катнашкан артистлар да, тамашачылар да канәгать калганнардыр, чөнки бу кичә юбилярның бар талантын ачып бирде, тамашачыны ихлас күңелдән рәхәтләнеп ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќырчы

2
X