1 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорск мәчетендә малайлар өчен лагерь эшли
Ул "Ихлас" мәчетендә иртәгә, 2 гыйнварда ачылачак. Программада: әхлак дәресләре, конкурслар, уеннар, мәдәни чаралар. Өч тапкыр ашату каралган. Теләге булганнарны 2 гыйнварда 9.00 да "Ихлас" мәчетендә көтәләр. Белешмәләр өчен тел.: 89178563077 яисә 89196935993
-
Эремчек запеканкасы
1 пачка ванилин 500 г эремчек 1 бал калагы разрыхлитель 1 стакан кефир 2/3 стакан шикәр комы ярты стакан манный 5 йомырка Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз. Йомырка сарысын, эремчек, разрыхлитель, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз. Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр...
-
Лениногорскида Нәфкать Нигматуллин концерты булачак
Ул Мәдәният сараенда 3 гыйнварда 19.00 сәгатьтә була. Килегез, ял итеп китегез. Билетлар кассада.
-
Лениногорскига зоопарк килде, җәнлекләр карарга килегез
Хайваннарны тотарга, сыйпарга, ашатырга ярый. Реклама 0+
-
Яңа елга кайгы белән аяк басканнар
Кичә көндез Саескан Тавы - Шәле юлында ВАЗ-2112 автомобиле шоферы һава торышы начар булуын искә алмый куркынычсыз хәрәкәтне сайламыйча каршы як полосага чыга һәм КамАЗ астына килеп керә. Җиңел машинадагы дүрт кеше дә һәлак булган. Аларның икесе бала. Гаиләләргә нинди зур кайгы. http://almet-rt.ru
-
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН СЕЗНЕ!
2017 елга да кердек. Барыбызның да эшләребез уң булсын, сәламәтлек белән шатлык-куанычларга күмелеп яшик.
-
Лениногорскида 3D кинозал ачылды (фотолар+афиша)
Кичә, ниһаять, бездә дә заманча 3D кинозал эшли, нәфис фильмнар һәм мультфильмнар күрсәтелә башлады. Лениногорскилылар күптән көтеп алган әлеге кинозал Мәдәният сараеның II катында урнашкан, керү урыны - Ленин урамы яклап. Ул заманча кинотеатр стандартлары һәм сыйфатына туры килә. Биредә кинопрокаттагы барлык премьералар күрсәтеләчәк. Көндезге һәм төнге сеанслар да булачак.
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Эчмәгез! Җан кыючы хәмер аркасында, Бакыйлыкка иртә күчмәгез. Без тарихта аек яратылган Мин үтенеп сорыйм - эчмәгез! Ир-ат эчә дибез, ә хатын-кыз, Әйтегезче, читтә каламы Аракылы сөтне имгән бала, Киләчәккә бара аламы? Үксез сабыйларның күз яшьләре, Талаш-ызгыш, күпме җинаять. Баш тартырлык көч калдымы икэн, Соңармадык микән җәмәгать! Адым саен бәйрәм...