1 пачка ванилин 500 г эремчек 1 бал калагы разрыхлитель 1 стакан кефир 2/3 стакан шикәр комы ярты стакан манный 5 йомырка Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз. Йомырка сарысын, эремчек, разрыхлитель, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз. Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр...
1 пачка ванилин
500 г эремчек
1 бал калагы разрыхлитель
1 стакан кефир
2/3 стакан шикәр комы
ярты стакан манный
5 йомырка
Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз.
Йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз.
Йомырка сарысын, эремчек, разрыхлитель, манный, кефир һәм ванилинны яхшылап болгатабыз.
Аерым йомырканың агын аз-азлап шикәр комы салып болгатабыз һәм эремчек массасына салабыз. Ләкин артык каты болгатырга ярамый.
Майланган табага эремчек массасын салабыз һәм 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.
Нет комментариев