1 июль 2018 яңалыклары
-
Россия җыелма командасы Дөнья Чемпионатының чирек финалына үтте
Россия җыелма командасы футбол буенча 1/8 финал матчында Испания командасын җиңеп, турнирның чирек финалына үтте.
-
Татарстанда 36 градус эссе булачак
(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Иртәгә Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булачак. Бу турыда республика синоптиклары хәбәр итә.
-
Үлгән улы өчен үч алган ирне 19 елдан соң эзләп табалар
Яңавыл район суды 67 яшьлек иргә карата “үтерү” маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. РФ Генераль прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 1999 елда исерек ир бердәнбер улы авариядә һәлак булгач, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип санаган водительне атып үтерә һәм кача
-
Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (2-8 июль)
2 — 8 июль
-
Һиндстанда автобус тарлавыкка төшеп китеп, 42 кеше һәлак
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Һиндстанның Уттаракханд штаты Гархвал таулы төбәгендә микроавтобус тарлавыклы таулар арасына төшеп китеп, 42 кеше һәлак булган. Бу хакта NDTV телеканалы хәбәр итә.
-
Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Татарстанда аналарга өстәмә ял бирергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Министрлар Кабинеты 1991 елда ТАССР Министрлар Советы карарына үзгәрешләр кертте. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил порталында хәбәр ителә.
-
Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр үз көченә керде
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Россиядә “пычрак” автомобильләр өчен чикләүләр бүген үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Илсөя Бәдретдинова: “Тормышыма тыкшынганны кичермим”
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык. ("ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН")
-
ГОМЕРНЕ НИЧЕК ОЗАЙТЫРГА: 10 КИҢӘШ
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәң, гомерне кимендә 10-15 елга озайтырга мөмкин, ди белгечләр. ( "Сөембикә" журналы сайты)