Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (2-8 июль)

2 — 8 июль

КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табар дип фаразлый йолдызлар. Ә кайберәүләр ой-эш, эш-ой белән генә чикләнер. Йөрәк, кан тамырлары эшчәнлегенә игътибарны арттыру сорала. Югыйсә чынлап аяктан егылуыгыз ихтимал. Финанс белән бәйле сорауларга аеруча да якын килү һәм уйлап эш итү таләп ителә.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга мәгариф, сәяхәт итү һәм реклама буенча шактый перспективалы һәм кызыклы эш тәкъдим итәрләр. Баш тартырга ашыкмагыз, бәлки сезнең өчен ул отышлыдыр. Һәр адымыгызны уйлап ясарга киңәш ителә. Атна ахырында туганнарыгыз белән бергәләп ял итү өчен табигать кочагын сайлау яхшырак. 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр атнаны партнерлары белән эшлекле килешү төзеп, өстәмә акча кертү юлын эзләп үткәрер. Банктан кредит алу өчен уңышлы вакыт. Милек мәсьәләсен озакка сузмау хәерлерәк булыр. Яллар финанс хәлен яхшырту мөмкинлеге бирер, кулдан ычкындырмагыз. Сатып алулардан тыелып торырга туры килмәгәе. 
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга сөйгәннәре белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен яхшы вакыт. Калган эшкә кар ява дигәндәй, моны озакка сузмыйча хәл итәргә тырышыгыз. Җир, милек, варислык һәм тәрбиягә бала алуга бик җитди карау таләп ителә. Югыйсә ахырдан үкенергә туры килмәгәе. Торак-коммуналь хезмәтләр белән кыенлыклар туу ихтимал.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар ярты елга нәтиҗә ясар, ялгышларын төзәтергә омтылыр. Тик якыннарыгыз һәм аеруча бәләкәй балаларыгызны онытып җибәрмәгез. Ялларны шәһәрдән читтә үткәрү әйбәтрәк булыр. Ерактагы туганнарыгыз яисә дусларыгыз белән күрешерсез. Иммунитетыгыз какшаган, бераз витаминнар кабул итү комачау итмәс.  
КЫЗ (23.08-22.09)лар яшәү урынын алмаштыру белән мәшгуль булыр. Барлык хыялларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге туар, файдаланып калыгыз. Элеккеге хроник авыруларның кузгалуы мөмкин. Сәламәтлек белән шаярмагыз, табибка күренсәгез яхшырак булыр. Атна ахырында акча чыгымы көтелә. 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә күчемсез милек яисә машина алу өчен кулай вакыт. Шулай ук әлеге атна чит ил паспорты ясату өчен дә уңышлы. Ә менә эш эзләүчеләр өчен атна бик үк яхшы түгел.  Хезмәт биржасына исәпкә басу күпкә отышлырак булыр дип фаразлый йолдызлар. Бу атнада балалар белән уртак тел табу да кыенлаша.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар үз мәнфәгатьләрен башкаларныкы белән чагыштырып, үз эшенә берникадәр нәтиҗә ясар. Сез үзегезне артык каты яратасыз бугай. Бәлки тирә ягыгызга да игътибар итәргә вакыттыр. Гардеробны һәм имиджны үзгәртергә теләрсез. Әмма сөйгәнегез фикеренә дә колак салсагыз яхшырак булыр. 
УКЧЫ (23.11-21.12)лар йорт мәшәкатьләре белән артык мавыгып, дөньядан артта калып бара бугай. Транспортта йөргәндә саграк булыгыз. Аяк-кулыгызны сындыру яисә җәрәхәтләнүегез ихтимал. Моннан тыш сәламәт яшәү рәвеше алып барырга да кидәш итә йолдызлар. Симерү үзе белән бергә күп санлы авырулар да алып килергә мөмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бу атнада акча янчыгын кысып тотарга туры килер ахырысы. Бер-бер артлы туган чыгымнар кәефегезне дә кырыр, планнарны да җимерер. Өстәвенә якыннарыгыз белән дә эләгешүегез мөмкин. Сабыр һәм түзем булыгыз, бар да вакытлыча. Яңгыр артыннан кояшның чыкмый калганы юк. Борчылмагыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларны бары бизнес, акча һәм эш мәсьәләсе генә борчый. Болай дәвам итсә, сөйгәнегез дә, балалар да, якыннарыгыз да сездән бизәр. Тормыш матурлыгын күрергә өйрәнегез. Зарланганчы, булганына канәгать булырга тырышыгыз. Кемгәдер боларның әзе дә эләкми. Гомернең кадерен белергә кирәк.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар тулаем иҗатка бирелер. Шул ук вакытта балалар, хәтта яраткан шөгыльләре турында да онытмас. Сезнең тырышлык һәм эшчәнлеккә сокланасы гына кала. Партнерлар белән үзара файдалы килешүләр төзерсез. Атна уртасында акча янчыгы калынаер дип вәгъдә итә йолдызлар. Сәламәтлеккә игътибарны арттыра төшсәгез, яхшырак булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев