1 декабрь 2014 яңалыклары
-
"Заман сулышы"на язылучыларга онытмагыз!
Бөтенроссия подписка ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15 енә кадәр газетка язылучыларга - 10 % ташлама. "Заман сулышы"на арзанрак бәягә язылып калырга ашыгыгыз.
-
5 декабрьдән 15 енә кадәр генә! "Заман сулышы"на язылучыларга ташламалар
Бөтенроссия подписка ункөнлеге кысаларында 5 декабрьдән 15 енә кадәр газетка язылучыларга - 10 % ташлама. "Заман сулышы"на арзанрак бәягә язылып калырга ашыгыгыз.
-
Урмышлыда - “Ике йолдыз” проекты
Безнең Урмышлы авылы мәктәбендә әледән-әле төрле чаралар, бәйгеләр, күргәзмәләр оештырылып торуга без инде күнеккән. Мәктәп hәрвакыт яңалыклар белән беррәттән атлап баручы, авылны саклап, җанландырып,яктыртып торучы бер учак бит ул. Ә менә әниләр көненә багышлап оештырылган "Ике йолдыз"проекты инде әкрен генә кышка аяк басабыз диеп торган авыл халкын, язга алып кайтты,...
-
Тимәш авылында Г. Утыз Имәнигә 260 ел тулу билгеләп үтелде
Тимәш урта мәктәбендә зур вакыйга булды. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән хөрмәткә лаеклы шәхес - Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына 260 ел булу уңаеннан III регионара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциягә Яр Чаллыдан университет профессоры, гомере буена Утыз Имәнинең күпкырлы иҗат мирасына тугры калган әдәбият галиме - Шәрипов Әнвәр...
-
1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне
Бөтен дөнья бүген СПИД һәм аның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында сөйли. Күпме кеше шушы чир аркасында үлгән һәм күпмесе чирле. Җир йөзендә 21 гасыр, һәм СПИД һаман да әле кеше сәламәтлегенә зыян китерүен дәвам итә. Аны беренче тапкыр 5 июньнең 1981 елында Американың чирләрне контрольдә тоту...
-
"Яраткан балалар табибым” еллык интернет-премиядә тавыш бирү башлана
Иртәгә, 2 нче декабрь 14 сәгатьтә, Казан IT паркында "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясендә тавыш бирүгә багышланган матбугат конференциясе узачак. www.bestpediatr.ru сайтында тавыш бирү 2 декабрьдән 26 гыйнварга кадәр барачак, аның нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы февральдә көтелә. Узган елда тавыш бирүдә 820 балалар табибы һәм 1311 шәфкать туташы катнашкан, яраткан...
-
Лениногорскида инвалидлар ункөнлеге башланды
Бүген республикада, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында инвалидлар ункөнлеге башланып китте. Чараның иң зурысы - 3 декабрьдә Мәдәният сараенда узачак. Анда мөмкинлекләре чиклеләр үз осталыкларын күрсәтә. 13.00 сәгатьтә башланачак.
-
“Лениногорскнефть” турында – сайтта
Киләсе елда "Лениногорскнефть" идарәсе оешуга 70 ел тулачак. Шул уңайдан, "Татнефть" җәмгыяте сайтында - www.tatneft.ru идарәнең юбилей субпорталы пәйда булды. Анда идарәнең күпкырлы эшчәнлеге, җитештерү өлкәсе, кешеләр, язмышлар турында, башкарылган эшләр күрсәтелгән. Юбилей елы дәвамында www.jubilee-leninogorsk.tatneft.ru сайтында мөһим чаралардан репортажлар, күренекле шәхесләр, конкурс эшләре турында язмалар урын алачак, гомумән, идарә...
-
"Ак Барс" – "Йокерит" очраша
Казанның "Ак Барс" командасы Финляндия Республикасы башкаласы Хельсинки шәһәрендә КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. "Йокерит" командасы белән очрашу 19.30да башлана (Мәскәү вакыты белән). "Йокерит" - "Ак Барс" матчына Алексей Раводин (Мәскәү), Евгений Ромасько (Тверь), Эдуард Метальников, Александр Сироткин (икесе дә - Самарадан) кергән судьялар төркеме хезмәт күрсәтә. "КХЛ-ТВ" һәм "ТНВ"...
-
Дзюдо буенча Европа чемпионаты – Казанда
Казан 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрү урыны итеп сайланган. Аны Европо дзюдо берлеге (EJU) директораты билгеләгән. Европа чемпионаты башкаласы рәсми рәвештә бүген Загребта EJU конгрессында игълан ителәчәк. ТАСС хәбәр иткәнчә, элегрәк Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров 5-6 ноябрьдә EJU инспекциясе шәһәрдә булып киткәннән соң, Казанның ярышларны...