Иртәгә, 2 нче декабрь 14 сәгатьтә, Казан IT паркында "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясендә тавыш бирүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
www.bestpediatr.ru сайтында тавыш бирү 2 декабрьдән 26 гыйнварга кадәр барачак, аның нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы февральдә көтелә. Узган елда тавыш бирүдә 820 балалар табибы һәм 1311 шәфкать туташы катнашкан, яраткан...
Иртәгә, 2 нче декабрь 14 сәгатьтә, Казан IT паркында "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясендә тавыш бирүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
www.bestpediatr.ru сайтында тавыш бирү 2 декабрьдән 26 гыйнварга кадәр барачак, аның нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы февральдә көтелә. Узган елда тавыш бирүдә 820 балалар табибы һәм 1311 шәфкать туташы катнашкан, яраткан медицина хезмәткәрләре өчен 33690 тавыш бирелгән. Премияне оештыручылар хәбәр итүенчә, сайтка керүчеләр саны елдан-ел арта, ә конкурс табиблар һәм аларның пациентлары өчен күркәм традициягә әйләнеп бара.
Быел табиблар һәм шәфкать туташларына "Һөнәргә тугрылык өчен", "Мәрхәмәтле йөрәк" һәм "Профессиональлеге өчен" номинацияләре буенча тавыш бирергә мөмкин. Шулай ук теләге булган һәркем белгеч турында уй-фикерләрен, балалар рәсемнәрен, фотосурәтләрне һәм видеосюжетларны терки ала.
"Яраткан балалар табибым" проекты географиясен киңәйтә бара. Быел интернет-премия уңышлы узган шәһәрләр исемлегенә Волгоград, Тольятти, Воронеж кебек төбәк үзәкләре дә кушылган. Ростов-на-Донуда ул икенче тапкыр үткәрелгән.
Матбугат очрашуында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясенең оештыру комитеты җитәкчесе Азат Абашев, "Россиядә Danone компанияләре төркеме" медицина вәкиле Ольга Козьма, 2013 нче елда "Мәрхәмәтле йөрәк өчен" номинациясендә җиңүче Елена Никифорова катнашачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезәте хәбәр итә.
http://tat.tatar-inform.ru/сайтыннан алынды
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев