2 март 2018 яңалыклары
-
Алинә Заһитова бүләк БМВ машинасын әтисенә бирәм, диде
Өч елдан, йөртү өчен таныклык алгач, бу машинада Алинә үзе йөрергә җыена. Олимпиадада алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага уңышлары өчен БМВ машинасы бүләк иттеләр. Кичә Премьер-министр Д.Медведев тапшырган машина ачкычларын Алинә әти-әнисенә бирәм, дип әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. "Әти-әни мине Олимпиадага әзерләде, машинаны аларга бирәм", - диде...
-
“Без аларны төн буе көттек”
Кичә Казанда ОМОН хезмәткәре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттылар. Кышның соңгы көнендә башкалада килеп чыккан канлы вакыйгада гомере өзелде аның. 39 яшьлек Денисның өч баласы ятим калды. 28 февраль көнне Казанның Авангард урамындагы бер йортта ату тавышлары ишетеп, анда яшәүчеләр хокук сакчыларын чакырта. Сүз уңаеннан, полиция бүлеге шул ук йортта...
-
Прәннек пешерү ЫСУЛЫ
1 стакан катык, ярты стакан шикәр комы, 2 йомырка сарысы, ванилин, ярты чәй кашыгы чәй содасы (катыкка иң беренче салына), 3 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз, он салып, каты итмичә генә камыр басабыз, формалар белән кисәбез дә пешерәбез. Йомырка агын шикәр комы белән күпертеп, прәннекләр өстенә ягарга да була. Мәрьям...
-
Нәрсә бүләк итәргә?..( Лениногорск ир-егетләре колагына)
Һәр елны 23 февраль алдыннан гүзәл затлар кибетләрдә бүләк эзли. Хатын-кызга бүләк ясау җиңелрәк кебек. Ә менә ир-егетләрнең күңеленә хуш килерлеген каян табарга? Шушы сораулар белән егетләрнең үзләренә мөрәҗәгать иттек. Түбәндәге киңәшләр бүләк сайлаучы гүзәл затлар өчен файдалы булыр. * Яхшы бүләк сыйфатлы һәм кирәкле булырга тиеш. Мәсәлән, сумка. Ул...
-
Туй бүләге – буш тартма (Тормыштан алынды)
Көтелмәгән яңалыктан күз аллары караңгыланып киткән Алсинәнең саф һавага чыккач та башы әйләнде. Бер белмәгән-күрмәгән хатынның әйткән сүзләреннән соң, озак тынычлана алмыйча төрлесен уйлады. Нәзирә ханымның әйткән сүзләре чынлап та дөрес микән? Буш тартма- буш тормышны аңлатканмы? - дип юләр кеше сыман үз-үзе белән сөйләшеп утырды. Заяга узган гомерен, үзен,...
-
Лениногорскида гемодиализ үзәге эшли (фотолар)
Соңгы елларда шәһәрдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Менә күптән түгел ачылган амбулатор гемодиализ үзәге бу юнәлештә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүнең бер баскычы булып тора. Гемодиализ - аппарат ярдәмендә (аны икенче төрле "ясалма бөер" дип йөртәләр) канны чистарту процедурасы. Бу ысул канны токсиннардан тиз арада чистартып,...
-
Татар эстрадасы йолдызлары балаларын ничек тәрбияли?
Гастрольләр - гаилә, гаилә - гастрольләр… Артист кешенең тормышы шушы ике өлештән торадыр. Барысына да ничек өлгерәләр микән? Әйбәт ир яки хатын, үрнәк әти-әни дә була белергә кирәк бит. Шушы хакта эстрадабыз йолдызлары белән сөйләштек. Илназ Баһ: - 3 малай үстерәсе бер дә җиңел түгел икән, әй! Кыз өмет итә-итә...
-
Утырыпмы, басыпмы?
Соңгы елларда утырып эшләү сәламәтлеккә начар тәэсир итә дигән фикерләр йөри. Көн дәвамында никадәр күп вакыт утырып эшлисең, организмга да шулкадәр күп зыян килә дип кисәтәләр галимнәр. Шуңа да кайбер офисларда хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен кайгырткан җитәкчеләр эшчеләр басып эшләсен өчен өстәлләрне конторкаларга алмаштырдылар. Әмма Австралия галимнәре тикшеренүләрен искә алганда, өстәлләрне конторкаларга...
-
Кирлегәчтә шәл-яулыклар кичәсе узды (фотолар)
Бүген, 2 март көнне, Кирлегәч Мәдәният йортында "Аллы-гөлле шәл-яулыгым" дигән кичә үтте. Гөлфия Шиһапова белән Резидә Хуҗина яулыклар турында сөйләделәр. Кичә җырлар-уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик матур булды, кунакларның күңеленә хуш килде. Минзилә Вәлирахманова автор фотолары
-
Яз башы башка бәрә
Кояшлы, аяз көннәр башлануга: "Яз исе килә бугай", - дип шатланырга да өлгермәдек, кыш кабат "холкы"н күрсәтте. Көннәрнең кисәк кенә суытуы, җылы киемнәрне салырга иртәрәк булуын искәртте. Синоптиклар да иртә язга өметләнмәскә чакыра. Кышның үзгәрүчән холкына ияләшеп кенә җитеш! Дөресрәге, организмыбыз гына чыдасын! Ник дигәндә, тәрәзә артындагы мондый үзгәрешләр вакытында...
-
Улы Нариман Илсөя Бәдретдинованы депутат белән чагыштырган
Беренче класстан ук өй эшләрен узе мөстәкыйль эшләп килгән Нариман әнисеннән ярдәм сорап китабын күтәреп чыккан. "Үтерде бу малай буген", - дип язган бу хакта Илсөя Инстаграмында. "Баштан озааак итеп нидер аңлатты. Бер сүзен аңламадым. Ну аңламыйм мин сине, дип әйтергә оялдым... Акыллы кыяфәт ясап бер китабына, бер узенә карап...
-
«Көтәм сине» дип, Элвин Грей Римма Никитинага җыр багышлый
Бүген, язның беренче көнендә, яшь җырчы Римма Никитина иҗатын үз итүчеләрне куандырырга җыена. Ул җырчы Радик Юльякшин көенә җыр тәкъдим итә. //Идел// "Көтәм сине" җырын без башкорт җырчысы Ильяс Киньягулов белән башкардык. Көен Радик Юльякшин язды. Җыр аранжировкасы миңа бик ошады. Сүзләрен дә тиз генә яздым. Башта Ильяс белән җырладык....
-
Чаллыда шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән
Чаллы янындагы ЗЯБ бистәсендә төнге шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы ЗЯБ бистәсендә автосервис януы хакында хәбәр иткән иде. Төзелеш базарыннан ерак түгел урнашкан автосервиста янгын чыгуы турындагы хәбәр 112...
-
Татарстанда янгында өч кеше һәлак булды
Чистайда янгында өч кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Чистай шәһәренең Тынычлык урамында урнашкан 15А йортта яшәүчеләр бүген иртәнге өчләр тирәсендә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына янгын турында хәбәр иткән. Шаһитлар Тынычлык урамындагы ике катлы йортта...
-
Лениногорск бакчачыларына: ТҮТӘЛНЕ МАРТТАН ӘЗЕРЛИБЕЗ
Мартта салкыннан курыкмаган иртә өлгерүче үсемлекләрне чәчү өчен түтәлләр әзерли башларга була. Моның өчен март азагында кояш төшә торган урынга кара төстәге полиэтилен пленка каплыйлар. Кояш төшеп, ул урын бик тиз җылына. Анда апрельдә салат, редис, салкынга чыдамрак башка яшел тәмләткечләр чәчәргә була. https://vk.com/irekmaydani фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=ps&gp=813090&q=%D0%B3%D1%80%D1%8F%D0%B4%D0%BA%D0%B8%20%D0%B2%D0%B5%D1%81%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE&frm=web#urlhash=7554988925616615661