Соңгы елларда шәһәрдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Менә күптән түгел ачылган амбулатор гемодиализ үзәге бу юнәлештә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүнең бер баскычы булып тора.
Гемодиализ - аппарат ярдәмендә (аны икенче төрле "ясалма бөер" дип йөртәләр) канны чистарту процедурасы. Бу ысул канны токсиннардан тиз арада чистартып,...
Соңгы елларда шәһәрдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Менә күптән түгел ачылган амбулатор гемодиализ үзәге бу юнәлештә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүнең бер баскычы булып тора.
Гемодиализ - аппарат ярдәмендә (аны икенче төрле "ясалма бөер" дип йөртәләр) канны чистарту процедурасы. Бу ысул канны токсиннардан тиз арада чистартып, баланска китерергә ярдәм итә. Билгеле булганча, бөернең төп функциясе - канны фильтрлап, организмнан сидек аша токсиннарны (начар продуктлар) чыгару. Тик кайбер авыруларга бәйле, әлеге орган эшләү сәләтен сизелерлек киметә. Шунлыктан су һәм электролит балансны нормага китерү өчен гемодиализ процедурасын кулланалар.
Безнең шәһәрдәге хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган авырулар бу процедураны алыр өчен Бөгелмәгә йөределәр. Шушы елның гыйнварыннан үзебездә, Лениногорскида әлеге процедураны алу мөмкинлеге булдырылды, амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. "Клиника диализа Закамья" җәмгыяте Компаниясе директоры Артур Нәгимуллин әйтүенчә, үзәк лениногорскилылар соравы буенча ачылып эшли башлаган.
- Гемодиализ тормыш өчен кирәкле булган процедурага керә. Лениногорск районы халкы, шулай ук район башлыгы республика Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге категориядәге авырулар өчен медицина ярдәме күрсәтүне сорап, мөрәҗәгать иткән булган. Министрлык үз чиратында безгә мөрәҗәгать итте. Аннан безнең компания уртак фикергә килеп, Лениногорскида гемодиализ үзәге ачарга булдык, - ди Артур Нәгимуллин.
Ул шулай район җитәкчелегенә һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаевка оештыру мәсьәләсендә, бина табуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.
Лениногорскида гемодиализ үзәге медсанчасть стационарының (Горький урамы, 36нчы йорт, 2 корылма) өченче катында урнашкан. Үзәк иң заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Биредә дәвалауның югары сыйфатлы икәненә ышаныч бар. Дәүләт-шәхси хезмәттәшлек күрсәтү шарты буенча дәвалануның бушлай булуы да уңай күренеш.
"Клиника диализа Закамья" компаниясенең баш табибы Александр Генералов әйтүенчә, соңгы өч елда бөер функциясе эшчәнлеген югалтучылар сизелерлек арткан, мәсәлән, Кама арты регионнары буенча арту 13 процентны тәшкил итә. Елына 4 кешегә авыручылар арта икән. Шәһәрдәге үзәк артуны исәпкә тотып, проектлаштырылган, күбрәк паөиентларны кабул итәргә дә сәләтле.
- Үзәк ачылу белән 21 лениногорскилы дәвалануны биредә ала башлады. Әлеге процедурага мохтаҗ булган авыруларның калган өлеше Бөгелмәдә дәвалана. Мондагы үзәктә лифт эшли башларга тиеш, шуннан соң аларны да бирегә күчерәчәкбез, - ди баш табиб.
Аның сүзләренчә, гемодиализ процедурасы уңайлы чараларның берсе. "Бөер" терапиясе кеше тормышын ун елга озайтырга сәләтле.
Хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге булган авырулар дәвалауны атнага өч тапкыр дүрт сәгать дәвамында ала. Шәһәрдә үзәк ачылу белән лениногорскилылар канәгать. 1975 елгы Ринат Хөснетдинов әлегә кадәр терапиягә Бөгелмәгә йөргән.
- Гемодиализ процедурасын менә 13 ел алам инде. Бөгелмәгә көн аралаш йөрергә туры килде. Әлбәттә, моңа күп вакыт һәм көч сарыф ителә. Хәзер менә үзебезнең шәһәрдә ачылгач, бигрәк тә уңайлы булды. Монда заманча җиһазлар, медицина хезмәткәрләре дә уңай мөнәсәбәттә. Пациентларга көтеп торыр өчен телевизорлы зал да ясалган. Кыскасы, барысы да исәпкә алынып уйланылган, - ди ул.
Розалия Мостафина
Наилә Заһидуллина фотолары
Нет комментариев