2 март 2020 яңалыклары
-
Татарстанның рәсми хаҗ операторы коронавирус аркасында кече Хаҗга теркәүне туктатты
Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми Хаҗ операторы, коронавирус аркасында чикләр ябылу сәбәпле, кече Хаҗ — Гомрәгә баруны теркәүне туктатты. Бу хакта «Татар-информ»га «ТР МДН Хаҗ» хезмәткәре Марат Тимершин әйтте.
-
Әнвәр Нургалиев янә бәлага тарыган
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев авырып тагын хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
-
Яңа эш атнасына йолдызлар ни юрый?
Кучкар. Кайбер талантларыгыз ачылыр вакыт җитте. Килеп ирешкән кызыклы тәкъдимнәрне кабул итеп, шушы талантларыгызны куллансагыз, һичшиксез уңышка ирешерсез. Сөйгәнегез белән бәхәсләшүдән читтәрәк булыгыз.
-
Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы закон имзаланды
Россия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Күпбалалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче җайланма урнаштыруның яңа этабы башланды
Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итү җиһазлары урнаштыруның яңа этабы башланды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Казанда әнисе җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән кадаган, берсе исән калган
Казанда әнисе җиде яшьлек игезәк улларына пычак белән кадаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
-
Лениногорскиның өч предприятиесенә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырылды
Мәгариф идарәсенең актлар залында эшмәкәрләр белән актуаль мәсьәләләр буенча эшлекле очрашу узды.
-
25нче балалар бакчасында "Әбием сандыгы" почмагы эшли
“Туган телсез калу – милләтсезлек, ә милләтсез калу – үлгән Ватан кебек”, дип язган Рәшит Шиһап. 25 нче балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды. Килгән кунакларны һәм конкурста катнашучыларны төрле милләт композиторларының әсәрләреннән торган попурри, тәмле тел, якты йөз белән каршы алдылар.
-
Алабугада шәхси йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын һәлак булган
Өлкән яшьтәге ир белән хатын шәхси йортта чыккан янгын корбаны булганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
«Лениногорскиның мәктәп Лигасы» мини-футбол турнирының нәтиҗәләре
Мини-футбол буенча «Лениногорск Мәктәп Лигасы» турнирының чираттагы этабы узды. Бу этапта 6-7 сыйныф укучылары һәм кызлар командалары катнашты. 120дән артык катнашучы, 10 егет һәм кызлар командасы, иң көчле коллективны ачыклады, башта төркем раундында, аннары плей-оффта.
-
Хуҗалыкта файдасы тияр
1. Бәдрәфтәге начар исләр. “Ершик” савытына аз гына нинди дә булса хуш исле юу, чистарту чарасы салсагыз, начар исләрдән котылырсыз.
-
Апрельдә тавыш бирәчәкбез
22 апрельдә бөтен Россия халкы тавыш бирәчәк.