Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы закон имзаланды
Россия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турындагы законны имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Закон гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыкканнан соң 60 көн эчендә үз көченә керәчәк.
Канун Дәүләт Думасы тарафыннан 18 февральдә кабул ителгән һәм 26 февральдә Федерация Советы тарафыннан хупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев