2 апрель 2017 яңалыклары
-
Күрше районда яшь әни баласын тәрәзәдән ыргыткан
27 яшьлек яшь әни ике яшьлек баласын тәрәзәдән ыргыткан, дип хәбәр итә Бөгелмә газетасы. Әлеге коточкыч хәл бүген булган. Тикшерү фаразлары буенча, ана кеше бу эшен кунакта вакытта аек булмаган хәлдә эшләгән. Ике яшьлек баласын ул дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан. Бәхеткә, сабый исән калган. Әлеге вакытта ул хастаханәдә дәвалана. Хатын-кыз...
-
Башын күтәрсә – әтәч, яшерсә – тавык (Чеби сайлау буенча киңәшләр)
Авыл халкының "отпуск" ялы ахырына якынлаша: тагын шул бакча, каз-үрдәк, тавык-чебеш арасында кайнашыр вакыт җитә. Хәер, инде арбаны кыштан әзерләп, бүген үк чебеш алып җибәрүчеләр бар. Тавык тәрбиягә талымсыз булса да, чебине бәби кебек карарга кирәк. Атна-ун көнгә җиткәнче бигрәк тә. Сайлавы да җиңелләрдән түгел. Кемнең чирләшкә кош аласы килсен?...
-
Лениногорскида буранлый: язның я хәрефе дә юк
Кичә буранлады, шактый кар яуды. Бүген иртән бераз гына кояш күренде дә, болытлады, хәзер исә буранлый. Сыерчык бураннары дияләр иде, монысы нәрсә бураннарыдыр инде? Алдагы көннәрдә һава торышына килсәк, дүшәмбе көнне дә бераз кар күрсәтә, 0 градус тирәсе, сишәмбе -1-2 градус, чәршәмбе дә болытлы көн, -2, -1 градус тирәсе булачак....
-
Лениногорск чыгарылышлары колагына: Казан вузларында бюджет урыннар кими
"АиФ" газетасының Татарстандагы кушымтасыннан алынган мәълүмат буенча быел 15 меңнән күбрәк укучы мәктәп тәмамлый. Вузларда бюджет урыннар өчен аларга тагын да тырышырга туры киләчәк. Чөнки Казан федераль университетында халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белемнәре институты бакалаврында 58, юрфакта - 55, филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында 33 бюджет урын кыскарган. Шул...
-
Полиция хезмәткәренә суккан лениногорскилыны шартлы срок көтә
Лениногорскида 31 яшьлек А.га карата суд була. Аны полиция хезмәткәренә карата көч кулланган өчен гаепләгәннәр. Шушы елның 30 гыйнварында А. Исерү халәтендә полиция вәкиленең күкрәгенә башы, эченә кул белән суга. Гаепләнүче үз гаебен таныган. Ир-атны 1 ел да 6 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итәләр....
-
Гөлназ Асаева Элвин Грей - Радик Юльякшинга кияүгә чыкмый
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның "сольный" концертына килеп, сәхнәдән "Кияүгә" исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте. Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты. Womans Day журналы Гөлназ авызыннан: "Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез" дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма...
-
Иң яхшы дәрес кайсы мәктәптә? (район конкурсы нәтиҗәләре)
Лениногорскида "Минем иң яхшы дәресем" дигән муниципаль конкурс үтте, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты. Ул башлангыч сыйныф укытучылары арасында үткән. Конкурста 40 укытучы катнашкан. Дәресләр кызыклы, методик яктан дөрес итеп үткәрелгән. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик тә авыр була. Шулай итеп, конкурсның җиңүчеләре: Гөлия Әхмәтова (2нче мәктәп), Анна Анисахарова (Зеленая...
-
“Лениногорская агрофирмасы”нда язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләштеләр (ФОТОЛАР)
"Лениногорская агрофирмасы"ның Иске Иштирәк бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлеккә кагылышлы семинар узды. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар катнашты. Быел районда 62 мең гектарда чәчү эшләре башкарылачак, шуның 36 мең гектардан артыграгында бөртеклеләр чәчеләчәк. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы хуҗалыкларга шушы көннәрдә әзерләп бетерү бурычы куелды. Хуҗалыкларда...
-
Лениногорскилылар, бүген хоккей матчы була
Шәһәрнең Боз сараенда хәйрия хоккей матчы була. Аннан җыелган акчалар Әмир Низамовны дәвалауга тотылачак. Бозда "ТН-Групп" белән "Алга" командасы очрашачак. Башлана 16 сәгать 20 минутта