2 май 2016 яңалыклары
-
Бер яшьлек баласын күтәреп 8 нче каттан сикергән
Бу хәл Мәскәү шәһәрендә булган. Ана кеше бер яшьлек баласын күтәргән килеш бер йортның сигезенче катыннан сикергән. Үзе алган җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында үлгән, ә менә баласы авы хәлдә хастаханәдә ята. Табиблар баланың хәлен бик авыр дип характерлый, аның эчке органнарына нык зыян килгән.
-
Лениногорскида яңа баш архитектор
Күптән түгел әлеге вазифага архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегендә баш белгеч булып эшләүче Алексей Николаевич Карасев алынды. Элекке баш архитектор булып эшләгән Вера Николаевна Маркелова белән алыштылар, хәзер баш белгеч вазифасын ул башкара.
-
Лениногорскида йорт янган
Кичә - 1 майда шәһәребезнең Губкин урамында бер йорт янган. Янгын сүндерү пультына хәбәр иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә килә. Янгын сүндерүчеләр 4 тулып 35 минутта янгынны сүндерә. Агач йорт яна. Янгынның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил итә. Зыян күрүчеләр юк. Сәбәбе ачыклана. http://www.leninogorsk-rt.ru
-
Бәрәңгене ничек утыртырга? Белгеч киңәше
Бәрәңгенең уңышына орлык фонды, бәрәңгене үрдерү, шулай ук туфракны эшкәртү чаралары да йогынты ясый, дигән фикердә тора Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Марат Ганиев. - Утыртыр алдыннан ике атна элек орлыкка дигән бәрәңгене яровойлаштыру кирәк, - дип сөйли Марат Ганиев. - Аларны 5-10 см калынлыкта таратып куярга. Орлыклар...
-
Иске Шөгердә "Җырлы солянка" концерты узды (фотолар)
29 апрельдә - Бөтендөнья бию көнен билгеләп үткән көнне авылыбыз мәдәният йортында язгы моң бәйрәме "Җырлы солянка" булып узды. Залны тутырып, язгы бакча эшләреннән соң ял итәргә дип килгән авылыбыз халкына концертыбызда катнашкан артистларыбыз зур бүләк ясады. Программада юмор, популяр булган жырлар һәм матур биюләр бар иде. Шушы "Жырлы солянка"...
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ 2 - 8 май
КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада каршылыклар белән очрашыр, бу сезгә хезмәттәшләрегез белән аралашуда киртә булып торыр. Әмма ул хезмәт бурычыгызны үтәүдә комачау итмәс, җитәкчегездән тәнкыйть ишетмәссез. Шәхси тормышыгызда проблемалар килеп тууы ихтимал, шуңа кәефегез бозылыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, коллектив белән бергә башкарган эшләрдә уңышка ирешерсез. Хезмәттәшләрегез арасында тулысынча ышанырлык бер-ике кеше бар,...
-
Лениногорскида министр урынбасары кабул итә
4 майда сәгать 11 дән 13.00 гәчә шәһәр мэриясе бинасында (Кутузов урамы, 1нче йорт) юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов халыкны кабул итә. Алдан язылып куярга кирәк: 29 апрельдән иртәнге 7 дән кичке 5 кәчә, 1-3 майда иртәнге 8 дән 12.00гәчә, телефон: 5-06-52.