Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бәрәңгене ничек утыртырга? Белгеч киңәше

Бәрәңгенең уңышына орлык фонды, бәрәңгене үрдерү, шулай ук туфракны эшкәртү чаралары да йогынты ясый, дигән фикердә тора Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Марат Ганиев. - Утыртыр алдыннан ике атна элек орлыкка дигән бәрәңгене яровойлаштыру кирәк, - дип сөйли Марат Ганиев. - Аларны 5-10 см калынлыкта таратып куярга. Орлыклар...

Бәрәңгенең уңышына орлык фонды, бәрәңгене үрдерү, шулай ук туфракны эшкәртү чаралары да йогынты ясый, дигән фикердә тора Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Лениногорск филиалы җитәкчесе Марат Ганиев.


- Утыртыр алдыннан ике атна элек орлыкка дигән бәрәңгене яровойлаштыру кирәк, - дип сөйли Марат Ганиев. - Аларны 5-10 см калынлыкта таратып куярга. Орлыклар таратылган урында температура 15 градустан артмаска, шулай ук яктылык булырга тиеш. Утырткан вакытта туфракның җылылыгына да игътибар итәргә кирәк. Ул җылырак булган саен яхшырак. Оптималь температура 12 градус. Шунысын да әйтергә кирәк, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге гел бер урында игелә. Ә ул авыруларның көчәюенә китерә. Җиргә "ял итәргә" мөмкинлек бирергә: дөрес, бу очракта бакчаны ике өлешкә бүлергә туры килә. Яздан берьеллык үлән, горчица чәчеп, орлыкланганчы җыеп алырга. Көздән сөреп, киләсе елга бәрәңге утыртырга. Икенче вариант - көзен бәрәңге уңышын җыеп алуга горчица, уҗым культуралары чәчәргә һәм яз көне культивация үткәреп утыртырга. Горчица яхшы сидерат, дезинфекцияли дә.

"Россельхозцентр" белгечләре орлык бәрәңгедә "күзе" икедән дә ким булырга тиеш түгел, диләр. Берсе һәлак булса, икенчесе тамырланачак. Зуррак бәрәңгеләрне ярып утырткан очракта, буйга бүләргә. Шулай ук симәнәне ел саен алыштырып торырга киңәш итәләр. Безнең якларда үсә, иртә өлгерә торган сортлар: "Ароза", "Розара", "Зекура". Халыкта күбрәк "Виктория", "Невский", "Удача" кебек сортлар таралган икән. Орлыкка дигән бәрәңгене дә теләсә кайдан сатып алырга түгел, орлыкчылык белән шөгыльләнә торган оешмалардан яисә белгән кешедән алырга киңәш итәләр.

Колорадо коңгызына каршы "Престиж" белән эшкәртеп утырту иң үтемле чара икәнен халык яхшы аңлады инде, лениногорскилылар бу алымны куллана. Ул шулай ук гөмбә авыруларыннан да саклый. Ә менә проволочник (каты кара корт) җәзаламасын дисәң, соң көздә, туңдырыр алдыннан бакчаны сөрергә киңәш итәләр. Шулай эшләгәндә җир астына качкан теге зәхмәт өскә чыгып кала да, туңып үләчәк. Шулай ук аның өчен махсус "Провотокс" препараты да бар. Бакчаларда хәзер эт эчәгесе хуҗа була башлады. Аның өчен дә препараты бар, диләр, тик аның белән сак эшләргә кирәк, чөнки бәрәңгесез дә калуың бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев