2 август 2016 яңалыклары
-
Татарстанда 3 бала карбыз ашап агуланган
Карбыз ашап агуланган балаларның кечкенәсенә нибары яшь ярым, ә олысына биш яшь. Бу хәл Буада була. Әлеге балалар хастаханәдә тиешле дәвалану курсын үткәннәр. Шул уңайдан табиблар әти-әниләрне игътибарлырак булырга чакыра. Карбыз һәм кавын ашарга әле иртәрәк. Аларда нитратлар күп, булуы хакында кисәтә. http://intertat.ru
-
Күрше шәһәрдә бер ир өч яшьлек кызны урлап яшереп тоткан
Әлмәттә яшәүче бер ир 3 яшьлек кызын хатыныннан урлап, ай ярым яшереп тоткан. Ул аны Ленинград өлкәсендә яшәүче хатынының өеннән урлап алып кайткан. Хатынның тагын ике баласы бар. Ул берничә тапкыр баланы алып китмәкче булган, әмма ир һәм аның әти-әниләре моңа юл куймаганнар. Әлмәт районы суд приставлары баланы әтисенең дачасыннан...
-
Кайсы айда өйләнешү хәерлерәк
Кызыклы йолдызнамә тәкъдим итәбез. Ышаныргамы, ышанмаскамы - үзегез карагыз. Гыйнвар Никах тыныч, аерылышуларсыз, борчуларсыз булыр. Тик көндәлек тыныч тормыш психологик һәм физиологик яктан канәгатьсезлек китереп чыгарырга мөмкин. Февраль Дөрләп торган мөнәсәбәтләр һәм хыянәт - еш кына февраль ае никахының нәтиҗәсе. Ир белән хатын беренче елны торып бетерә алсалар, картайганчы бергә...
-
Кызу көннәр чигенергә ашыкмый
Бу атнада Россиянең кайбер төбәкләрендә эсселек 39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Хәзерге вакытта һава температурасы уртача 26-31 градусны тәшкил итә. Яшенле яңгырлар көтелүен дә искәртеп үтергә кирәк. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәреннән соң, тагын кызу көннәр башланачак. http://intertat.ru
-
Лениногорск шәһәре һәм районында унҗиде кешегә 90 яшь
Шуларның берсе - Әбелкасыйм Гариф улы Газизов. Аңа бүген 90 яшь тулды. Ул шәһәребезнең Халиуллин урамында, үз йорты белән яши. Аны олы юбилее котларга һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырырга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм уникенче ТОС рәисе урынбасары Фәйрүзә Вәлиева килделәр. - Исәнлектә-саулыкта йөзгә кадәр яшәргә...
-
Лениногорск егете Рамил Габитовның клибы дөнья күрде (видео)
Ул аның "Кемгә кирәк шундый тынычлык?" дигән автор җырына нигезләнеп төшерелгән.
-
Бүген десантчылар көне
Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путин Һава десанты гаскәрләренең шәхси составын һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый. "Десантчыларның хәзерге буыны алдагы буынның патриотик һәм хәрби традицияләрен хөрмәт итә, Һава десанчы гаскәләренең "бездән башка беркем түгел" дигән легендар девизиның гаделлеген исбатлый. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр җитди сынауларга һәрвакыт әзер кыю...
-
Сазда төшкән укучы егет ФОТОсессиясе интернетны шаулатты
Чиләбедә абыйлы-энеле бертуган гадәти булмаган фотосессия төшергән. Фотоларда костюм кигән укучы егет яшел сазда... парта артында утыра. "Вконтакте"да урнаштырылган әлеге рәсемнәрне инде күбесе "гениаль фотосессия" дип атарга өлгерде. Кыска гына вакыт эчендә интернетны "шартлаткан" фотолар бик зур популярлык алган. http://matbugat.ru
-
Лениногорскида иң яхшы комбайнчылар ачыкланды
Шушы көннәрдә иң яхшы эшләүче комбайнерларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов вымпел һәм акчалата бүләк тапшырды. Алар 25-31 июль аралыгында аеруча яхшы уңышларга ирешкән. Уртача җитештерү комбайннарында эшләүчеләр арасында иң яхшылар: Мусин Ильяс ( ООО «Сатурн-Урал»). АКРОС 330 агрегатында эшләп, ул 362 тонна бөриекле суктырган. КЗС-7 та эшләүчеләр арасында Хәбибуллин Азат...
-
Танылган актёр Марат Бәшәров икенче тапкыр әти булган
Шоу-бизнестан ерак торган Елизавета Шевыркова белән актер Марат Бәшәровның уллары туган. Малайның авырлыгы 3,410 кг, буе 53 сантиметр ди. Якын арада Марат белән Елизаветаның туйлары булырга тиеш. Туй мәҗлесен алар зурлап үткәрмичә, якыннары белән генә җыелышып утырырга булган. http://shahrikazan.com
-
Кырым аркасында Өченче бөтендөнья сугышы башланырга мөмкин
АКШның Россиядән Кырымны көч белән алып, аны кире Украинага кайтарырга тырышуы Өченче Бөтендөнья сугышы башлануга китерергә мөмкин. Бу хакта Огайо штатындагы чыгышы вакытында республикачы Дональд Трамп игълан итә, дип яза Татар-информ. Үз чыгышында Трамп шулай ук Россия белән "Ислам дәүләте"нә (ИГ, ДАИШ, "Исламское государство" - Россиядә һәм тагын берничә илдә...
-
Алсу өченче баласын бер миллион сум акча түләп табачак
Җырчы Алсуның баласы көз көне туарга тиеш. Баланы ул Израильнең Тель-Авив шәһәрендәге бер клиникада тудырырга җыена. Шушы көннәрдә Алсу гаиләсе белән Израильгә очкан. Алар Урта диңгез ярындагы кыйммәтле отельдә яши. Алсу атнага бер тапкыр табибларга йөриячәк. Клиникада аңа ике бүлмәле аерым вип-палата әзерләп куйганнар. Аның үз шәфкать туташы да булачак....
-
Татарстанда 2 яшьлек сабыйның гомере өзелгән
Әниләре белән ял иткән вакытта баланың тормышына куркыныч янаган. 30 июль көнне Казаннан һәм Мәскәүдән кайткан туганнары белән Тәтештәге бер гаилә Спас районында урнашкан Вертолетный утравында ял итә. Кичке якта 2 яшьлек кызның кинәт юкка чыгуын сизеп алалар һәм эзләргә керешәләр. Күпмедер вакыттан соң баланы Иделдә табалар. Беренче медицина ярдәме...
-
Лениногорскилылар өчен 2 августка Йолдызнамә
Телец Гороскоп советует Тельцу помогать родственникам, а так же заняться текущими домашними делами. Для лечения и оздоровительных процедур отличный день, а вот хирургические операции следует отменить. Не бойтесь претворять в жизнь смелые замыслы, ведь от этого зависит ваше финансовое положение. Вечером Телец получит массу новой и интересной информации. Будьте бдительны...
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!