2 сентябрь 2014 яңалыклары
-
"Шәһәр көне – 2014"
Үткән шимбәдә Лениногорскига 59 яшьне тутырдык, Республика көнен бәйрәм иттек, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттек. Көн төрле күңел ачуларга, тамашаларга бай булды. Веломарафон үтте, Боз сарае каршында картингистлар узышты. Кичке якта "Яшьлек" стадионына җыелдык. Биредә җыр-музыка агыла, төрле милләт халкы табыннарын корган. Бер яктан татар җырлары...
-
Авыл җирлекләренә “Нива” машинасы
Районыбызның өч авыл җирлеге машиналы булды. Алар - Кирлегәч, Яңа Иштирәк һәм Сугышлы. Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр арасында узган еллык республикакүләм смотр-конкурс җиңүчеләре булган. Республика көне алдыннан Казанга чакырып, "Шевроле Нива" автомобиле тапшырылган. Җиңүчеләрне бәяләгәндә, муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар, авыл җирлегендә даими яшәүче халыкның саны, җан башына...
-
11 нче гимназиядә – 1 сентябрь
11 нче гимназия быел укучыларын бөтенләй үзгәреп каршы алды. Әле эченә кереп караганчы ук, күпләр "аһ" итте. Мәктәп каршындагы араны шактый киңәйтеп плитә түшәгәннәр, башка җирләрдә кап-кара, тип-тигез асфальт җәелеп ята. Тантаналы линейка үткәрү өчен менә дигән урын килеп чыккан. Белем бәйрәме нәкъ шунда үтте дә. Укучы һәм укытучыларны котларга...