"Шәһәр көне – 2014"
Үткән шимбәдә Лениногорскига 59 яшьне тутырдык, Республика көнен бәйрәм иттек, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттек. Көн төрле күңел ачуларга, тамашаларга бай булды. Веломарафон үтте, Боз сарае каршында картингистлар узышты. Кичке якта "Яшьлек" стадионына җыелдык. Биредә җыр-музыка агыла, төрле милләт халкы табыннарын корган. Бер яктан татар җырлары...
Үткән шимбәдә Лениногорскига 59 яшьне тутырдык, Республика көнен бәйрәм иттек, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттек.
Көн төрле күңел ачуларга, тамашаларга бай булды. Веломарафон үтте, Боз сарае каршында картингистлар узышты. Кичке якта "Яшьлек" стадионына җыелдык. Биредә җыр-музыка агыла, төрле милләт халкы табыннарын корган. Бер яктан татар җырлары яңгырап, үзенә чакырса, икенче яктан чуаш халкы моңын сибә. Ә килгән халык, төрле тәм-томнан авыз итеп, концерт карап китә. Бер кечкенә шәһәрдә төрле милләтләр шулай дус-тату яшибез бит. Бала-чаганың билгеле инде, әти-әнисен уенчыклар сата торган якка өстери, алар өчен лабиринт, кечкенә атта йөрү дә оештырылган иде. Шулай ук зурларга да уеннар бар: кайсы тирда ата, икенчеләре турникта берничә минут асылынып торып, бүләк алмакчы була, кемдер, кармак тотып, балык тотарга тели. Бу уеннар караңгы төшеп, бәйрәм тәмамланганчы барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев