2 октябрь 2017 яңалыклары
-
Хоккей матчы беренче тапкыр татар телендә булачак
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең тарихында беренче тапкыр хоккей матчы барчасы да күнеккәнчә рус телендә түгел, ә татарча барачак. Бу уенны "ТНВ-Планета" телеканалында карап була. "Ак барс" белән "Себер" командасының очрашуына комментарийларны Алмаз Гафиятов һәм Рөстәм Гайзуллин биреп барачак. Тамашачыларның бу тарихи вакыйгага нинди мөнәсәбәттә булулары әлегә билгесез. Шулай да татар телендә...
-
Октябрь аена Лениногорскиның мәдәни афишасы
2 октябрь - Руслана Кирамутдинова - Ильмира Нагимова Башлана: 19:00 сәг. Билета бәясе: 350-400 сум; 3 октябрь - ЦИРК «Союз концерт» Башлана: 10:00, 12:00, 14:00, 18:00 сәг. 5 октябрь - "Казан егетләре" группасы чыгышы Башлана: 19:00 сәг. Билет бәясе: 300 сум 13 октябрь - Раниса Габбасов концерт Башлана: 19:00 сәг....
-
Социаль челтәрләрдә бушка музыка тыңлау мөмкинлеге чикләнә
1 октябрьдән "Вконтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләренең мобиль кушымтасында бушка музыка тыңлау мөмкинлеген тәүлегенә 1 сәгатькә кадәр кыскарттылар. Бу хакта Татар-информ vc.ru порталына сылтама хәбәр итә. Алга таба бушка музыка тыңлауны тәүлегенә 30 минутка гына калдырырга җыеналар. Әлеге чикләүләрдән котылу өчен ай саен 149 сум акча түләргә туры киләчәк. Шунысын...
-
Табиблар тарафыннан тыелган ризыклар исемлеге билгеле
«Ризык кеше организмына ничек тәэсир иткәнен, аның составын еш кына белеп бетермибез. Әйтик, тозны артык күп куллану сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Ә кайсы ризыкта күпме микъдарда тоз икәнен халык чамаламый. Шуңа да сатып алучыларны кисәтү, игътибарын җәлеп итәр өчен, составында тоз, шикәр комы күп булган продуктларны, әйтик, кызыл төсле тасма...
-
Лениногорскилылар ноябрьдә 3 көн ял итәчәк
Безне ноябрьдә өч бәйрәм ялы көтә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шимбә көн, 4 ноябрьдән алып дүшәмбе, 6 ноябрьгә кадәр ял итәчәкбез. http://www.almet-rt.ru
-
Поручитель булу куркынычмы?
Ерак туганнарыбыз Казаннан ипотекага фатир алырга җыена, миннән поручитель булуымны сорыйлар. Ләкин шундый зур акчалар эш иткән җирдә җаваплы кеше булырга куркам мин. Ризалык бирсәм, бу фатир акчасын соңыннан миңа түләргә туры килмәсме? Гөлинә Садриева, Балык Бистәсе. «Флэт» күчемсез милек агентлыгы хезмәткәре Айтуган Шәрәфиев сүзләренчә, фатир сатып алучының кредит түләрлек...
-
Лениногорскилыларга октябрь аена намаз вакытлары
-
Лениногорскилыларга 2-8 октябрьгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнаны җитешсезлекләрне төзәтеп уздырыр. Сөйгәнегез белән ара бозылырга мөмкин. Гаиләдә тыныч гармония булдыру өчен гаять күп көч түгәргә туры килер. Сабыр һәм түземле булу сорала. Якыннарыгызга бүләк ясарга онытмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга һәр эшне планлаштырып башкарырга киңәш итә йолдызлар. Яныгызда киңәш бирерлек, авыр чакта таянырлык һәм киресенчә аяк чалучы...
-
Лениногорскида сентябрь аенда ничә бала туган? (саннар)
Узган айда Лениногорск һәм районда 51 бала дөньяга килгән. Шуларның 30 малай, 21 кыз-бала. Кушылган исемнәр арасыннан иң сирәк очрый торганнары: Жульяна, Лела, Ризван. 2017 елның сентябрь аенда 66 пар язылышкан. Лениногорск ЗАГС бүлеге
-
65 яшең тулдымы - эш урыныңны бушат!
Баш табиблар һәм аларның урынбасарлары хәзер медицина учреждениесе белән картлык көненә кадәр идарә итә алмаячак. 65 яшь тулгач та алар үз урыннарын калдырырга тиеш булачак. Бу хакта 1 октябрьдән үз көченә керәчәк канунда җиткерелә, дип хәбәр итә "Российская газета". Документта федераль, төбәк яки муниципаль органнарның медицина учреждениеләрендә, шулай ук филиалларында...
-
Лениногорскида явым-төшемсез, салкынча көн көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көн дәвамында явым-төшем көтелми, төньяктан уртача тизлектә җил исә. Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы Татарстанда - +3..+8 градус җылы булачак. http://tatar-inform.tatar