Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга 2-8 октябрьгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнаны җитешсезлекләрне төзәтеп уздырыр. Сөйгәнегез белән ара бозылырга мөмкин. Гаиләдә тыныч гармония булдыру өчен гаять күп көч түгәргә туры килер. Сабыр һәм түземле булу сорала. Якыннарыгызга бүләк ясарга онытмагыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга һәр эшне планлаштырып башкарырга киңәш итә йолдызлар. Яныгызда киңәш бирерлек, авыр чакта таянырлык һәм киресенчә аяк чалучы...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар атнаны җитешсезлекләрне төзәтеп уздырыр. Сөйгәнегез белән ара бозылырга мөмкин. Гаиләдә тыныч гармония булдыру өчен гаять күп көч түгәргә туры килер. Сабыр һәм түземле булу сорала. Якыннарыгызга бүләк ясарга онытмагыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга һәр эшне планлаштырып башкарырга киңәш итә йолдызлар. Яныгызда киңәш бирерлек, авыр чакта таянырлык һәм киресенчә аяк чалучы кеше барлыкка килер, игътибарлы булыгыз. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Гаиләдә бар да тәртиптә.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне яңалык көтә. Тырышлык, максатчанлык һәм эшсөючәнлегегез югары бәяләнер. Шәхси тормышка килгәндә, бар да элеккечә, үзгәрешсез. Бәлки сөйгәнегезгә көтелмәгән сюрприз яки бүләк ясарга кирәктер. Ялгызлар бу атнада үз парын табарга мөмкин. Әти-әниегез турында да онытып бетермәгез.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларны гаилә мәшәкатьләре көтә. Балалар чыгырыгыздан чыгарса да, сабыр булыгыз. Ялларны гаиләгезгә багышласагыз, сез көткән тынычлык урнашыр. Тормыш иптәшегезне кафега яки романтик очрашуга чакырсагыз, сүнеп барган хисләр кабат кабыныр.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның атнасы тыныч һәм мәшәкатьсез үтәр. Сезнең тормышта - ак полоса, мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыгыгыз. Шәхси тормышта зур мәхәббәт, онытылмаслык хис-кичерешләр, романтик очрашулар, күңелле мизгелләр көтә. Бәхеттән башыгыз әйләнмәсен, тирә-ягыгыздагы кешеләргә битараф булмагыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар сүлпәнлек һәм арыганлыктан интегер. Кискен респиратор вирусына каршы тору өчен бераз витаминнар кабул итү кирәктер. Бу атнада мөһим карарлар кабул итмәскә киңәш итә йолдызлар. Дуслар белән очрашып, эч серләрен бушату өчен уңай вакыт.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр тынычлыгын югалтыр. Тавык чүпләп бетерә алмаслык эшне башкарып чыгарга якыннарыгыз ярдәм итәр. Сүзегезне үлчәп сөйләгез, бәхәскә кермәскә тырышыгыз, югыйсә эшсез калуыгыз мөмкин. Сәләтегезне күрсәтү мөмкинлеге туар.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарга эшләргә якыннарының артык игътибары комачау итәр. Беразга булса да читкә китеп тору гаилә низагларыннан саклап калырга булышыр. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, стресслар организм өчен файдалы түгел. Иммунитетны күтәрү өчен суда күнегүләр ясарга кирәк.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларга бу атнада гаять күп көч түгәргә туры киләчәк. Үзегезне кулда тотарга, тыныч булырга тырышыгыз. Бөтен чир дә нервыдан. Бар эшкә дә берьюлы тотынганчы, берсен җиренә җиткереп тәмамларга кирәк. Дуслар белән күрешү, аралашу өчен яхшы вакыт.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең арыганлыгы соңгы чиккә җиткән. Сөйгәнегез янында булырга тырышыгыз. Назлы караш, кайгыртучанлык сезгә хәзер бигрәк тә кирәк. Әти-әниләрегез янына барып, хәлләрен белеп кайтсагыз яхшырак булыр. Барлык проблемалар да максатчан эш алып бара белмәүдә.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар парлары белән мөнәсәбәт ачыклар. Әшәке сүзләр кулланып барын да җимереп ташлый күрмәгез. Үзегезне кулда тотарга, юл куя белергә өйрәнергә кирәк. Эштә ялгыш җибәрмәстән ял алу әйбәтрәк булыр. Сәяхәткә чыгу мөмкинлегегез бар.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларның башы эштән чыкмас. Тик гел эшләргә димәгән, ял һәм сәламәтлек турында да онытып җибәрмәгез. Эштә хаталанмас өчен хезмәтегезгә нәтиҗә ясарга өйрәнегез. Атна ахырында дуслар белән күрешергә, якыннарыгыз белән очрашырга яки кинога барырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев