2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Радик Юльякшин үзенең татар йолдызлары фабрикасын ача
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин "Элвин Грей" исеме астында музыкаль лейбл ача. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды.
-
Безнең хатыннарның бизәнергә вакыты юк
Танышымның ире кич белән өенә кайткач, хатынына бик каты акыл өйрәткән әле. Имеш, мөселман хатын-кызлары ирләре каршында гел матур итеп киенеп, бизәнеп йөрергә тиешләр. Аңа бу турыда дусты сөйләгән.
-
Бишегең янына утырдым да, кызым, бәхил бул яме, дидем - Илсөя Бәдретдинова концертында үзәк өзгеч хәтирәләрен сөйләгән
Илсөя 8 айлык булып дөньяга килә. Табиблар ул вакытта баланың исән калачагына өмет бирмиләр. “Теләсәң өеңә алып кайтып кит, бүгеннән дә калмас кызың” – диләр Илсөянең әнисенә.
-
Азык-төлекне суыткычта күпме саклыйсы?
Кибеттән азык-төлекне берничә атнага алдан сатып алып куярга өйрәндек. Әмма продуктларны ничек итеп дөрес сакларга кирәклеген барыбыз да белеп бетерми әле. Зарарлы бактерияләр бик чиста тоелган суыткычта да үрчергә сәләтле.
-
Ришат Төхвәтуллин: “Соңгы вакытта татар җырчылары, аларны сөйләсеннәр өчен, әллә ниләр эшли”
Татар эстрадасында гаугалар булып кына тора: дуэт һәм төркемнәр таркала, артистлар популяр җырларны бүлә. Күпләр, тамашачылар арасында үз исемнәрен күтәрү өчен, имидж-образларын үзгәртә, башкалары шушы ук максатны күздә тотып, кардиналь адымнарга барырга да әзер.
-
Ир-егетләргә ни кирәк?
Нәрсә генә дисәң дә, хатын-кызларга игътибар барыбер күбрәк. Килешәсезме? Менә бәйрәмнәргә генә килгәндә дә. 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Ел саен зурлап үткәрелә.
-
Иртәгә бозлавык һәм томан көтелә
Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең һава шартлары бозылу турындагы кисәтүендә хәбәр ителә.
-
Рәмзия апа Габделхакованың шаян хикәясе "Иншардагы мәхшәрләр"
Йорт саен диярлек ике- өч пенсионер яшәгән Иншар авылының тузанлы юлы буйлап атлаучы ак күлмәкле, галстук-дипломатлы бу көяз, чибәр егетне берәү дә танымады. Капка төпләрендәге шомарып беткән эскәмияләрдә кызык көтеп, яңалыкка сусап утыручы карт-коры, кулларын маңгайларына куеп, үрелә-сузыла карый-карый таныш түгел кешене озатып калды. Олыгайган саен "мин генә беләм, мин генә хаклы" дигән фикерне арыган башларына ныграк сеңдерә барган карчыклар үз уйларын тизрәк әйтеп калырга ашыкты.
-
Сак булыгыз: Ялган газ хезмәте ничек акча эшли?
Соңгы вакытта алдакчылар бүлмәгә газ таралуны кисәтә торган җиһаз сатып йөриләр. Әмма, белгечләрнең раславынча, аның файдасы юк икән. Мошенникларның бу “эше” Русия төбәкләрендә киң таралган. Гадәттә алар көндез, олы яшьтәгеләр генә өйдә булганда ишек кагалар һәм үзләрен газ хезмәтеннән дип белдерәләр.
-
Лениногорскида яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар
Лениногорскиның Никахлашу сараенда паспортлар тапшыру тантанасы үтте.
-
Лениногорскида Каратэ Кекусинкай буенча ачык турнир үтте
27-28 октябрьдә «Юность» спорткомплексында үткән Каратэ Кекусинкай буенча ачык тур7нирда Әлмәт, Азнакай, Казан, Башкортстанның Туймазы шәһәреннән һәм бездән 150 ләп спортчы егет һәм кыз катнашты
-
Лениногорск командасы Кудо буенча республика ярышыннан беренче урын алып кайтты
Лениногорскиның "JABBAR" клубы спортчылары Кудо буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты ярышларында катнаштылар. Ул Әлмәт шәһәрендә үтте.
-
Күзләрне саклагыз
Күзне ешрак йомгалагыз. Аларны ачып йомгалаганда, сыеклык тигез тарала һәм күзнең дымлылыгы тиешле дәрәҗәдә саклана. Моны ешрак эшләү күз мускулларын ныгытырга булыша.
-
Лениногорскидагы объектлар Россия Дәүләт Думасы депутатына ошады
- Лениногорск шәһәренә килгән саен миңа яңа объект, төзелеш бара торган учреждениеләрне күрсәтәләр, күп эшләр эшләнгәне күренә, - диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин шәһәргә эшлекле визит белән килгәч.
-
Лениногорскилыларга милекләре белән кызыксынучылар турында әйтә алалар
Республика буенча Росреестр идарәсе сезнең милкегез булып саналган объект турында мәгълүмат алучылар турында белешмә алырга мөмкин булуы турында хәбәр итә.