2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Кибеткә... туеп бар
Сатучының максаты — безгә күбрәк һәм кыйммәтлерәк әйбер сату. Безнеке — кирәкле, сыйфатлы һәм артык кыйммәт тә булмаганны алу. Максатлар капма-каршы. Димәк, бу — мәнфәгатьләр бәрелеше.
-
Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.
-
Татарстан эзтабарлары Спас районында казу эшләре алып барганда бала сөякләренә юлыккан
Татарстан эзтабаралары Спас районы Измәр авылы янында 1918 елда үлгән биш яшьлек бала һәм бер ир-атның сөякләрен тапкан. Республиканың эзтабарлар отрядлары 1917-1922 елларда Гражданнар сугышы барган урыннарга экспедиция үткәрде.
-
Баласын ач тоткан
Уфаның Совет районы прокуратурасы 42 яшьлек уфалы ханымга карата “балалар тәрбияләүдәге бурычларын тиешенчә үтәмәгәне”, “притон оештыру”, “наркотик матдәләрне законсыз саклау” маддәләре буенча җинаять эшен төгәлләде.
-
Татарстан синоптиклары юеш кар һәм бозлавык турында кисәтте
Бүген, җомга көнне, Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
ҖОМГА КОЙМАГЫ
Пәйгамбәребез: "Һәрберегез көтүче вә һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы булачак. Имам (җитәкче) – көтүче, ул үзенең халкы өчен җавап бирер. Ир – үз гаиләсен көтүче, шул хакта җавап бирер. Хатын – өен көтүче, шул хакта җавап бирер. Ялчы – хуҗа малының көтүчесе, шул хакта җавап бирер. Һәрберегез көтүче вә һәрберегез үз көтүе хакында җавап бирәчәк", - дигән.
-
Хәерле җомга иртәсе белән, лениногорскилылар
Изге гамәлләрегез кабул булсын