2 декабрь 2015 яңалыклары
-
Мәктәпләрдә туклану бәяләре артачак
"Роспотребнадзор" таләпләре буенча, укучыларның көндәлек менюларында сыйфатлы ризыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Әмма, азык-төлеккә бәяләр арту, җиләк-җимешнең кыйммәтләнүе мәктәптә ашау бәясенә тәэсир итәргә мөмкин. Бүген мәктәпләрдә иртәнге аш - 19 сум, төшке аш - 49 сум тора. Башлангыч сыйныфта укучы кызымның ашау өчен түли торган картасына атна саен...
-
Бер ир-ат 102 килограмм акча тапкан (+фотолар)
Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат гадәти булмаган хәзинәгә табып алган. Аның табылдыгы хакында мәгълүмат социаль челтәрдә пәйда булган. Табылдыгы да шаккатарлык шул: совет чоры акчалары белән шыплап тулган пластик контейнерны ул күмеп куелган урыннан табып алган. Авырлыгы - 102 килограмм, ди! Табылдык хуҗасы акчаларны үзендә калдырырга булган. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51618-ber-ir-at-102-kilogramm-akcha-tapkan-%20fotolar.html
-
Гүзәл һәм Илназ Баһлар яңа фатирга күченгән
Казанның "Азино" микрорайонында яшәүче туганнарга баргач, ишегалдында бала белән йөрүче җырчы Гүзәл Идрисова белән очраштык. Гүзәл тормыш иптәше, татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ белән ике ул үстерә. Шәхсән үзем бу гаиләне якын итәм һәм хөрмәтем дә зур аларга. - Гүзәл, сез моннан ерак түгел бер йортта яши идегез, монда...
-
Җиде айлык бала үлемендә анасы гаепле
Тикшерү версиясе буенча, 43 яшьлек әни кеше җиде айлык кызына үзе укол ясый, әмма табиб күрсәтмәләрен бозып, антибиотикны новокаин урынына лидокаин белән эретә. Сабыйны авыр хәлдә шифаханәгә алып китәләр. Әмма табиблар кызчыкның гомерен саклап кала алмый. Анага карата саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә....
-
Бүген Банк хезмәткәрләре көне!
2 нче декабрь - Банк хезмәткәрләре көне. Бөтенебез кредит, ипотекаларга «ябыштык», шуңа да банк хезмәткәрләре белән даими очрашуларга «йөрибез». Бүгенге бәйрәмнәре белән котламый калып булмый! Исәп-хисаплар, кәгазьләр дәрьясы Сезне чын тормыштан ерак алып китмәсен! Эшегездә генә түгел, өегездә дә финанс ягы мактанырлык булсын. Гаилә иминлеге, акчадай озын гомер ( ә...
-
Татарстанда барлыгы 19,5 мең ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән
4 меңнән артык кеше вафат булган. ВИЧ-инфекцияле аналардан 2,5 мең бала туган. 97 балага "ВИЧ-инфекция" диагнозы куелган. СПИД Республика үзәгендә диспансерлык учетында 11 мең 783 ВИЧ-инфекцияле кеше исәпләнә. Әлеге диагноз буенча Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнары "кара исемлек"тә. Быел Питрәч, Чистай, Аксубай, Кайбыч, Алабуга, Яшел Үзән муниципаль районнарында, Казан шәһәрендә бу...
-
Чыгарылыш сынаулары иншадан башлана
Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды. Мәктәп балага белем биреп кенә калмыйча, киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләргә...
-
Әлмәттә бер әбине туңып үлүдән коткарып калганнар
Әлмәт телекомпаниясенең бер хезмәткәре иртән эшкә килгәндә урамда юка киенгән әбигә игътибар итә. Өлкән яшьтәге ханым йокы күлмәге өстеннән кофта кигән, аякларында өй чүәкләре. Сораштыра башлагач, әбинең өй адресын да, кая баруын да белмәве ачыклана. Журналистлар әбине телекомпания офисына алып керәләр, кайнар чәй эчертәләр, полициягә шалтыраталар. Участок уполномоченные редакциягә килеп...
-
Казан аэропортына шартлаткыч кую турында хәбәр итүчене тотканнар
"Казан" халыкара аэропортына шартлаткыч куелу турындагы хәбәр кичә 22:04 сәгатьтә кергән иде. Хәбәр ялган булып чыкты. Аэропортка шартлаткыч куелу турындагы хәбәрне билгесез ир-ат җиткерә. Ашыгыч рәвештә халыкны эвакуациялиләр, эзләү-тикшерү эше алып барыла. Аэропортта бомба табылмый, ә телефоннан ялган хәбәр җиткерүченең эзенә бик тиз чыгалар. Тоткарланучы ир-ат әйтүенчә, ул исерек вакытта...
-
Лениногорск йөзүчеләре йөзү буенча ачык Беренчелектә катнашып кайтты
Күптән түгел Минзәлә шәһәрендә йөзү буенча ачык Беренчелек үтте. Анда Казан, Яр Чаллы, Ижевск, Түбән Кама, Зәй, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән килгән йөзүчеләр катнашты. Лениногорскилылар уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урыннарга лаек булды. Мәсәлән, Диана Габдуллина 800 метрга йөзеп, III урынга лаек булды. Егор Носов һәм Богдан Картёжников, шулай ук,...
-
Ана капиталы бирү буенча программа тагын 5 елга озайтыла
Вице-премьер Ольга Голодец ана капиталы бирү буенча программаны тагын кимендә 5 елга озайтырга кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты, дип яза "Известия". Илдәге демографик хәлне, гаиләләрнең матди хәлен яхшырту буенча әлеге программаның файдасын күпләр күрде. Валентина Матвиенко белдерүенчә, киләсе елда ана капиталының суммасы үзгәрми - 453 мең 26 сум килеш калачак....
-
Лениногорскида һава торышы
Бүген, 2 декабрь көнне Лениногорскида болытлы көн. Көн дәвамында кар явачак. Температура көндез -2, төнлә -4 градус. 3 декабрь көнне болытлы көн, кар явачак, буран булуы ихтимал. Температура көндез -1, -3 градус, төнлә -3, -5 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.
-
Татарстанда 3 айлык оныгын идәнгә бәреп, чүп чиләгенә ташлаган әбине хөкем иткәннәр
Казанда 51 яшьлек Р.Г.-га карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Әби кеше үзенең 3 айлык оныгын үтерергә җыенуда гаепләнә. Тикшерү комитеты белдергәнчә, Р.Г. 2015 елның апрелендә Р.Г. исерек хәлдә 3 айлык оныгын кафель идәнгә бәрә. Аннан соң сабыйны балконга алып чыгып, чүп чиләгенә ташлап чыгып китә....
-
Лениногорскида “Яңа ел бизәкләре” конкурсы оештырыла. Катнашыгыз!
Яңа ел кәефен булдыру, оешма, предприятие хезмәткәрләренең иҗади сәләтен үстерү максатында, һәр елны муниципаль конкурс игълан ителә. Шәһәрнең 60 еллыгы уңаеннан ул "Яңа ел бизәкләре" дигән исем алды. Конкурста катнашу өчен 1-25 декабрь аралыгында комисссиягә заявка тапшырырга кирәк. Адресы: Кутузов урамы, 1нче йорт, тел: 5-13-80, конкурсның положениесе белән сайтның рус...
-
Хәерле көн, лениногорскилылар! Көнегез күңелле, эшләрегез уңышлы үтсен!