- Гүзәл, сез моннан ерак түгел бер йортта яши идегез, монда нишләп йөрисез?
- Бер бүлмәле фатирны сатып, зурракны - өч бүлмәлене алдык. Ерак китәсе килмәде, улыбыз Камилне шул ук балалар бакчасында калдырдык. Әлегә 1,4 яшьлек кечкенә улыбыз Рамил белән өйдә утырам.
- Күптән алдыгызмы?
- Быел җәй көне. Дүртәү булгач, бер бүлмәледә кысан була башлады.
- Әле бакчагыз да бар бит сезнең?
- Әйе, быел бакчада бераз яшелчә-җимешләр дә утырттым. Гомумән, бакчада казынырга яратам. Буш вакыт булдымы, шунда барабыз. Җәен бигрәк тә рәхәт анда. Бакчага мунча да салып куйдык.
- Илназ концертларда булганда, вакытны ничек үткәрәсез?
- Урамга чыгабыз, минем шикелле балалы әниләр белән берәр сәүдә үзәгенә барып йөреп кайтабыз. Камилне төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Тик утырганыбыз юк.
- Балалар тәрбияләү белән беррәттән үзең дә концертларда катнашып йөрисең. Иҗат итәргә дә вакытың каламы?
- Иҗат итүдән туктаган да юк. Хәзерге вакытта Илназ белән яңа дуэтлар өстендә эшлибез. Үзем дә яңа җырлар яздырам.
Гүзәл һәм Илназ Баһлар яңа фатирга күченгән
Казанның "Азино" микрорайонында яшәүче туганнарга баргач, ишегалдында бала белән йөрүче җырчы Гүзәл Идрисова белән очраштык. Гүзәл тормыш иптәше, татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ белән ике ул үстерә. Шәхсән үзем бу гаиләне якын итәм һәм хөрмәтем дә зур аларга. - Гүзәл, сез моннан ерак түгел бер йортта яши идегез, монда...
Казанның "Азино" микрорайонында яшәүче туганнарга баргач, ишегалдында бала белән йөрүче җырчы Гүзәл Идрисова белән очраштык. Гүзәл тормыш иптәше, татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ белән ике ул үстерә. Шәхсән үзем бу гаиләне якын итәм һәм хөрмәтем дә зур аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев