2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына
Алюминий кәстрүлнең төсе тоныкланса, анда алма кабыгы кайнатып алырга киңәш ителә. Әгәр тоз дымланып китсә, аңа бераз дөге салып куегыз. Сөт тиз ачымасын өчен аңа берәр чеметем тоз салып куярга киңәш ителә. Әгәр сезгә йомырканың агы гына кирәк икән, аның кабыгын ике яктан да юан энә белән тишегез. Йомырка агы...
-
Лениногорскида бокс буенча халыкара турнир узачак
Шәһәребезнең "Яшьлек" спорткомплексында ял көннәрендә, 3-4 декабрьдә, бокс буенча халыкара турнир узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә. Бәйгенең махсус кунагы - Николай Валуев.
-
Күрше шәһәрдә реанимобиль катнашында юл һәлакәте булган
Кичә Бөгелмәдә реанимобиль һәм Тойота автомобильләре арасында юл-транспорт һәлакәте булды. Угар газы белән агуланган, комада ятучы 18 яшьлек егетне санитар авиациясе ярдәмендә Казан клиник хастаханәсенә озатырга тиеш булганнар. Ике табиб, фельдшер һәм практика узучы студент пациентны реанимобильдә вертолет төшүче урынга илтергә киткәннәр. Кызыл Армия урамыннан хәрәкәт итүче Тойота автомобиле Гафиятуллин...
-
Лениногорскилыларга Әгъләс абый Шәйхетдиновтан өр-яңа шигырь
Ана сагышы Сиңа килмичә кайларга Мин барыйм бүген инеш. Буаңа батып вафат бит Кызкаем яп - яшь килеш. Ул иде гомер бакчамда Бердәнбер үскән җимеш, Бер Ходам бирмәгәнмени, Миңа шатлыктан өлеш. Ә ерак түгел балалар, Ишетелә уйнау, көлеш. Тонык кына моңын көйләп, Анага сабырлык теләп, Ага да ага инеш. Әгьләс...
-
Татарстанда мәктәп укучылары өчен 2017 елда өч яңа бәйге игълан ителә
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә иҗади бәйгеләр уздырачак. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда мәктәп укучылар арасында өч төрле иҗади бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгеләр мәктәп укучылары, укучыларның үзидарә органнары һәм әни-әтиләр комитетлары өчен оештырылган. Алар арасында, мәсәлән, "Без бергә" балалар...
-
Лениногорскида Яңа елга әзерлек башланды
Лениногорскида Яңа елга әзерлек башланды - "Юбилейный" паркында шәһәрнең төп чыршысын куя башладылар. Хәзерге вакытта чыршының каркасын җыелар. Аннан бәйрәм мәйданчыгын бизәү башлана. Шәһәрнең төп чыршысын куюда урман хуҗалыгы, ДОСААФ, Шәһәрэлектр челтәре, "БлагСтройДорХоз" һәм "Оникс" җәмгыятьләре актив катнаша.
-
“Бәкер” шифаханәсендә Фаяз Ибраһим улы Ибраһимовка һәйкәл ачылды (фотолар)
"Бәкер" шифаханәсе территориясендә бүген шифаханәнең элекке баш табибы Фаяз Ибраһимовка һәйкәл ачылды. Тантанага бик күп кеше җыелган иде: Казаннан, шәһәрдән, якын-тирә авыллардан килгәннәр, шифаханә хезмәткәрләре җыелган. Һәйкәлне республика профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Фаяз Ибраһимовичның улы, шифаханәнең баш табибы Марат Ибраһимов ачып җибәрде. -Бу- безнең өчен бик истәлекле көн,...
-
Айдар Галимов яңа клибында үзе самолет йөртә (видео)
Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул «Хыялларда бәхет эзлибез» дип атала. Җырның авторлары - шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда була. http://artistlar.ru/
-
Лениногорскида "Туры элемтә" узды (фотолар)
Муниципаль районның Иҗтимагый советы мэриядә торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә кагылышлы "туры элемтә" уздырды. Сәгать кичке биштән алып алтыгача теләге булган һәркем гозер -үтенечләре белән шалтырата алды. Бу көнне "туры элемтә" гә утызга якын кеше шалтыратып борчыган соравы белән "бүлешергә" тырышты. Торак-коммуналь хуҗалыга рәхмәт әйтергә теләүчеләр дә шактый иде. Ә инде халыкның...
-
Лениногорскиның 2нче мәктәбендә "Төсле атна" башланды
2нче мәктәпнең башлангыч классларында "Төсле атна" башланды. Һәр көн салават күперенең бер төсенә багышланган. Балаларның киемнәрендә шундый төсле элемент булырга тиеш. Кызларда бантик,блузка, брошка кебек әйберләр булса, малайлар билгеле төстә күлмәк кия, галстук йә тасма тагарга тиешләр. Бүген, мәсәлән, Кызыл көн. Балаларда кызыл эйбер булырга тиеш. "Төсле атнада" төрле чаралар...
-
Туучылар саны кими
Туучылар саны арттыру максатыннан Россия Хөкүмәте абортларга каршы көрәш программаларын караячак. Россия Федерациясендә бала туу вәзгыяте көннән-көн катлаулана, дип белдергән РФ Премьер-министр урынбасары Ольга Голодец. "Бездә хәлләр катлаулана, без моны Россия Федерациясе субъектлары буенча күрәбез, туучылар саны проблемасын хәл итү бик кыен", - дигән Голодец бүген демография сорауларына багышланган селектор...
-
Лениногорскилылар, ял көннәрендә салкын булачак
Гисметео фаразларына караганда, Лениногорскида 3-4 декабрь көннәрендә салкын һава саклана. 3 декабрьдә болытлы һава, әзрәк кар явуы көтелә, температура -10 -12 градус булачак. 4 декабрьдә явым-төшемнәр көтелми, һава температурасы көндез -15 градус, кич -21 градуска кадәр түбәнәя дип көтелә.
-
Лениногорскилыларга 2 декабрьгә йолдызлар фаразы
Овен: Овны 2 декабря 2016г откажутся от каких-либо попыток реформировать свою личную жизнь. После скандала, который произойдёт в утренние часы, вы не захотите делать шаги к примирению со второй половинкой. Не исключено, что после работы вы направитесь не домой, а к кому-то из верных друзей. Телец: Тельцы всё свободное время...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!
Хәерле җомга көннәре булсын! Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын! Яллар файдалы үтсен!