3 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Рәсемнәр дөньясында
Шәһәребезнең сәнгать мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Новогодний калейдоскоп" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Укучыларның иң уңышлы дип табылган рәсемнәре сәнгать мәктәбе фойесында урын алган. Җиңүчеләрне Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләде. Өлкән сыйныф укучылары да мәктәпне бизәүдә үзләреннән өлеш кертте. Алар "Дизайн композициясе" буенча ясаган эшләрдән күргәзмә оештырган. Хәзер...
-
Балалар бәйрәм итте
"Исток-Башлангыч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Волонтер" үзәге белән бергә социаль яктан начар шартларда яшәүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килгән иде. Балалар чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел турында җыр җырлады, шигырьләр сөйләде. Соңыннан Кыш бабай һәр балага татлы күчтәнәчләр өләште.
-
Һәркемнең үз өе
Яңа ел алдыннан Эчке эшләр бүлегенең актлар залында хокук сакчыларына фатир алу яисә йорт төзү өчен сертификатлар тапшыру тантанасы үтте. Ул видеоконференция режимында барып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Дәүләт Советы вице-спикеры Александр Гусев катнашты. Сертификатларны бүлек начальнигы Марат Мәхмүтов тапшырды. Аңа шәхси...