Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәркемнең үз өе

Яңа ел алдыннан Эчке эшләр бүлегенең актлар залында хокук сакчыларына фатир алу яисә йорт төзү өчен сертификатлар тапшыру тантанасы үтте. Ул видеоконференция режимында барып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Дәүләт Советы вице-спикеры Александр Гусев катнашты. Сертификатларны бүлек начальнигы Марат Мәхмүтов тапшырды. Аңа шәхси...

Яңа ел алдыннан Эчке эшләр бүлегенең актлар залында хокук сакчыларына фатир алу яисә йорт төзү өчен сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.


Ул видеоконференция режимында барып, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Дәүләт Советы вице-спикеры Александр Гусев катнашты.
Сертификатларны бүлек начальнигы Марат Мәхмүтов тапшырды. Аңа шәхси состав белән эшләүче өлкән психолог Галина Алексеева һәм эчке эшләр бүлеге ветераны, гомеренең 28 елын әлеге хезмәткә багышлаган Марат Вәлиев ия булды. Сүз уңаеннан, Марат Вәлиев 30 ел тулай торакта яшәгән. Пенсиягә чыккач аңа, ниһаять, тораклы булу бәхете елмайган.
Мондый сертификатларга республикада яшәүче 281 кеше ия булды. Араларында хәзерге вакытта эшләүчеләр дә, пенсионерлар да бар. Әлеге юнәлеш буенча эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк икән. Торак алу буенча дәүләт ярдәменә Лениногорскида яңадан 15 хокук сакчысы чиратка куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак