3 апрель 2017 яңалыклары
-
Күрше шәһәрдә баласын тәрәзәдән ыргыткан ана баланы коткардым дип белдергән
Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итте «Татар-информга» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Искәртеп үтик, кичә «Татар-информ» 2 апрельдә иртән Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча "Үтерергә омтылыш" маддәсе...
-
Лениногорскида Көлке көнендә шаян концерт узды
1 апрельдә шәһәрнең мәдәният сараенда Көлке көненә багышланган концерт узды. Ул көнне сәхнәдә Людмила Михайлова, Илгизә Галләмова, "желание летать", "Пируэт", "Астра" хореография коллективлары чыгыш ясады. Мәдинә Сафиуллина, Энҗе Мусина, Ксения Афанасьева, Рамиль Габитов башкаруында юмористик миниатюралар тамашачыларның кәефләрен күтәреп җибәрде. Концерт уен-көлке, шаярулар белән үрелеп барды.
-
"Лениногорскнефть" идарәсенең яшь белгече уңышка иреште
"Лениногорскнефть" идарәсенең 8нче ЦДНГда технология буенча җитәкче урынбасары Ленар Нуриахметов "Яшь рационализатор" һәм Татарстан республикасы 2016 уйлап табучысы" конкурсының җиңүчесе итеп танылды. Ул "Нефть табучы" номинациясендә уңышка иреште. Әлеге абруйлы конкурста 90 яшь белгеч катнашты һәм 500 артык тәкъдимнәр каралды. Нәтиҗәдә, шәһәрдәшебезне кызыклы һәм файдалы тәкъдимнәре өчен сәүдә һәм промышленность...
-
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз теләге белән эшеннән китте
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министрының үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. Илдар Халиков "Татэнерго идарә компаниясе" генераль директоры итеп билгеләнде. http://tatar-inform.tatar/
-
Лениногорск районында МЧС хезмәткәрләре карга баткан машинаны эвакуацияләгән
2 апрель көнне МЧС хезмәткәрләре Лениногорск районы Савочкино авылы янында баткан машинаны кар эченнән чыгарган. "Лада Самара" автомобиле авылга бара торган юлда карга бата. Машина эчендә өч олы кеше һәм 3 яшьлек бала була. МЧС хезмәткәрләре пассажирларны һәм автомобильне эвакуациялиләр. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр ителә "Лениногорский журнал" сайтында.
-
Шөгер халык театры Иске Шөгердә спектакль күрсәтте (фотолар)
Кичә Шөгер халык театры Аманулланың "Итәкле кияү" комедиясе белән Иске Шөгердә чыгыш ясады. Спектакльдән мизгелләр - фотоларда: Фотолар Шөгел авылының ВКонтактедагы страничкасыннан алынды.
-
Лениногорск Мәдәният сарае шигырь укучылар бәйгесе игълан итә
Лениногорск Мәдәният сарае Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында шигырь укучылар бәйгесе игълан итә. Ул 19апрель көнне узачак. Катнашу заявкаларын 14 апрельгә кадәр Leninogorsk.dk@mail.ru электрон адреска "шигырь укучылар конкурсына" дигән билгеләмә белән юлларга кирәк. Конкурсның Положениясе белән түбәндәге сылтама аша үтеп танышырга була: https://vk.com/doc237854000_443714474?hash=e280a3b4cf0cbb2b34&dl=55e64c0d7d6e4c9d35.
-
Баласын тиешенчә тәрбияләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә
РФ Гаилә кодексының 63 маддәсе нигезендә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләргә тиеш. Алар балаларының сәламәтлеген, психик һәм рухи үсешен кайгыртырга бурычлы. Балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен бозган ата-аналар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Законны үтәмәүчеләргә 100дән 500 сумга кадәр штраф яный. Балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү яки бөтенләй үтәмәү, балаларга карата...
-
Лениногорск "Исток-Башлангыч" үзәге хезмәткәрләре "Исәнлек көне" уздырдылар
Узган атнада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән. "Исток-Башлангыч" белгечләре "Волонтер" үзәге волонтерлары белән берлектә флешмоб үткәрде. Чарада педагогия колледжы студентлары һәм микрорайонда яшәүчеләр катнашты.
-
Түбән Чыршылыда кошларга багышланган бәйрәм үтте (фотолар)
1 апрель көнне Түбән Чыршылыда кошлар көненә багышланган "Хуш киләсез, кошкайлар!"-дигән бәйрәм үтте. Аны китапханәчеләр мәктәп белән берлектә әзерләгән иде. Бәйрәм куңелле уеннар,бәйгеләр,эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес җавап бирделәр. Бәйрәм барышында укучылар кошларның күптөрлелеге, аларның табигатькә нинди файда китерүләре һәм...
-
Синоптиклар көн дәвамында һава температурасының түбән төшәчәге турында җиткерде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар. Юлларда көчле саклана. Көндезге һава температурасы көн дәвамында түбән төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил...
-
Лениногорскилыларны 3 апрельдә ниләр көтә? Йолдызнамә
Овен. В профессиональном отношении вы можете серьезно продвинуться вперед. Ваши компетентность, эрудиция в смежных с профессией областях наилучшим образом раскроются на работе. Сегодня оптимальный стиль поведения - компромисс, разумные уступки очень помогут делу. Телец. Малыши до 2 лет находятся под особой опекой судьбы, Не исключены проблемы социальной адаптации: малышам будет...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Атналарыгыз уңышлы булсын!