Синоптиклар көн дәвамында һава температурасының түбән төшәчәге турында җиткерде
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар. Юлларда көчле саклана. Көндезге һава температурасы көн дәвамында түбән төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар. Юлларда көчле саклана.
Көндезге һава температурасы көн дәвамында түбән төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Казанда явым-төшем көтелми, һава температурасы көн дәвамында һәм кичкә таба -4..-6 градус булачак.
Алда торган төндә -9..-14, аязган вакытта урыны белән -18 градуска кадәр суыта, ди синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев