3 июнь 2014 яңалыклары
-
Безнекеләр җиңү яулый
Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турнирында егетләребез уңышлы чыгыш ясады. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланып, Казан, Чистай, Азнакай, Баулы һәм башка шәһәрләрдән килгән 2001-2003 елгы үсмерләрне җыйды. 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Нариман Сафин җиңүче исемен яулады. 42 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Алексей Горбачев һәм 58 килограммга кадәр үлчәү...
-
Нефтьчеләр – сәламәтлек сагында
"Татнефть" җәмгыяте Алтай краеның «Белокуриха» курорт-шәһәрендә үткән "Здравница-2014" Бөтенроссия форумында катнашты. Форум кысаларында уздырылган бәйгедә Компаниянең социаль объектлары иң яхшылар дип танылып, алтын һәм көмеш медальләр, шулай ук дипломнарга лаек булды. «Лениногорский» санаторий-профилакториесе "Кинезитерапиянең иң яхшы технологияләре" номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде.
-
Сүндерүчеләр генә түгел, кисәтүчеләр дә
Казан шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган республика конкурсының финал туры узды, җиңүчеләр билгеле булды. Өченче призлы урынны Түбән Чыршылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Камил ХӘСӘНШИН (фотода сулдан беренче) алды. Бәйгенең практик өлешендә янгын сүндерүчеләр янгынга әзерлек буенча нормативлар үтәгән. Махсус кием һәм кирәк-яракларны кию...