Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сүндерүчеләр генә түгел, кисәтүчеләр дә

Казан шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган республика конкурсының финал туры узды, җиңүчеләр билгеле булды. Өченче призлы урынны Түбән Чыршылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Камил ХӘСӘНШИН (фотода сулдан беренче) алды. Бәйгенең практик өлешендә янгын сүндерүчеләр янгынга әзерлек буенча нормативлар үтәгән. Махсус кием һәм кирәк-яракларны кию...

Казан шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган республика конкурсының финал туры узды, җиңүчеләр билгеле булды. Өченче призлы урынны Түбән Чыршылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Камил ХӘСӘНШИН (фотода сулдан беренче) алды.


Бәйгенең практик өлешендә янгын сүндерүчеләр янгынга әзерлек буенча нормативлар үтәгән. Махсус кием һәм кирәк-яракларны кию өчен Камил абыйга 21,30 секунд вакыт кирәк булган. "Бу бик яхшы күрсәткеч, аның яше өчен (Камил абыйга 46 яшь) норма - 31,30", ди Түбән Чыршылы посты начальнигы Илдус Кәримов.
2009 елда эшли башлаган әлеге янгын сүндерү постында бүгенге көндә 11 кеше хезмәт куя. Илдус Кәримов белән Камил Хәсәншин биредә - беренче ачылган көннән үк. Пост карамагында ике янгын сүндерү машинасы, кече сулыклардан су суырту өчен мотопомпа һәм коткару хезмәтендә кирәкле барлык инструментлар бар. Машиналарга һәрвакыт су тутырылган, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында янгын сүндерүгә чыгып китәргә әзер. Быел, Аллага шөкер, алар карамагындагы Түбән Чыршылы, Югары Чыршылы, Куакбаш, Чүте, Сходнево-Чертанлы авылларында янгын чыкмаган. Ә менә Иске Куак авылларында булган ике янгынга да барырга туры килгән.
Көннәр бик коры, кызу торганга янгын сүндерүчеләрдән аеруча уяулык сорала. Шуңа да алар авыл халкы арасында профилактика эшләре дә алып бара. Шушы көннәрдә Куакбаш авылында йорт буенча йөреп, белешмәлек таратканнар.
Янгын сүндерүчеләр кисәтә: көннәр коры булу сәбәпле, урманнарда янгын чыгу куркынычы югары, анда кереп учак ягу тыела. Йорт бакчаларында, ишек алларында да чүп яндыру рөхсәт ителми, таләпне үтәмәүчеләргә 6 мең сумга кадәр штраф каралган, диләр. Һәр йорт бакчасында кисмәкләрне су тутырылган килеш тоту киңәш ителә. Янгын чыгу очрагы булса, 01 яки 112 телефонына шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарник